Салават Миңнеханов патшалар ашый торган ризыкны күрсәтте
Җырчы кызыктыргач, инстачылар да ирләрен кибеткә йөгерткән.
Җырчы Салават Миңнеханов инстаграмдагы сәхифәсендә тәмле ризыкның сурәтен куйды. «Патшалар ризыгы» дип яза ул.
Кадрларда пешкән бәрәңге, боҗралап туралган суган, тозлы сельдь балыгы, уылган кишер күренә. «Авыл бәрәңгесе, балык, суган», — дип саный Салават үзе.
Инстачылар да кызыккан. «Сезнең аркада иремне кибеткә чаптырдым. Тәмле итеп ашадык, рәхмәт», «тәмле» «авыздан сулар килде», дип язалар.