news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов ни өчен сакал үстергән?

Инстачылар җырчының ун яшькә, хәтта 20 яшькә яшьрәк күренүе турында язган.

news_top
Салават Миңнеханов ни өчен сакал үстергән?
«Татар-информ» архивы

Салават Миңнеханов сакалын кырган һәм видеога төшкән.

«Дуслар, барыгыз да сакалыңны кыр дидегез. Ул минем өч иягемне каплап тора иде. Менә хәзер сезне тыңладым да…» — дип шаярта җырчы. Ә үзе өч ияк ясарга тырыша.

«Минемчә сакал белән яхшырак иде. Ул минем иякләр коллекциясен каплап тора иде», — дип тә язган ул.

Инстачылар, җырчы сакалын кыргач, яшәреп киткән дигән фикердә. «Яшь мулла кебек булдыгыз», «Хәзер егетләр кебек», «20 яшькә яшәрдегез» дигән комментарийлар калдырганнар.

Җырчының виртуаль дуслары өч ияк булмасын өчен киңәшләр дә биргән: «Башыңны алгарак сузып, фотога өстән төшер», «7-8 сеанс массаж белән бетә ул», «Фотога астан түгел, ә өстән төшерергә кирәк», «Ашамаска», «Спорт белән шөгыльләнергә».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар