Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов: «Күңел ачып йөргән фотоларыгызны урнаштырмагыз, өйдә торыгыз»

Җырчы Салават Миңнеханов коронавирустан саклану өчен иҗатташ дусларына мөрәҗәгать белән чыкты.

news_top_970_100
Салават Миңнеханов: «Күңел ачып йөргән фотоларыгызны урнаштырмагыз, өйдә торыгыз»
Салават Камалетдинов

«Әссәләмү галәйкум, сәхнәдәш дусларыбыз, хезмәттәшләребез! Барыгызга да сәламәтлек телим. Дөньяда көчле эпидемия йөри. Кызганычка каршы, ул ватандашларыбызның гомерләрен алып китә.

Һәрберебезнең йөзләгән язылучыларыбыз, инстадусларыбыз бар. Аларның күбесе безнең, сезнең тугры тамашачыларыбыз.

Әгәр якыннарыбыз, күршеләребез, туганнарыбыз, ватандашларыбыз авырый башласалар, Европада һәм Кытайдагы кебек хастаханәләр авыруларның зур агымы алдында көчсез калыр. Авыру кешеләр бары тик үләчәкләр, Аллаһ сакласын.

Хөрмәтле хезмәттәшләр, мин сезне социаль челтәрләрегездә язылучыларыгызны өйдә торырга, беркем белән дә элемтәгә кермәскә өндәргә чакырам. Кайдадыр күңел ачып, шатланып, кибетләрдә йөреп төшкән фотоларыгызны урнаштырмагыз. Эпидемиядән саклану чараларын күрүегезне тамашачыларыгыз белеп уртаклашыгыз. Виртуаль дусларыгызга да сакланырга, өйдә торырга киңәш итегез.

Бердәм булыйк! Озакка сузмый, иртәгегә калдырмый, бүген үк үз-үзеңне саклау турында мәгълүмат чыгарыйк. Барыбыз да өйләребездә утырыйк.

Хөрмәт белән Салават Миңнеханов», — дип сөйләде җырчы.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100