news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов хатыныннан бик каты куркуы турында сөйләп, инстачыларны көлдергән

Җырчы хәлендә калучылар үз тарихларын сөйләгән.

news_top
Салават Миңнеханов хатыныннан бик каты куркуы турында сөйләп, инстачыларны көлдергән
«Татар-информ» архивы

Салават беренче тапкыр Гүзәлемне макияжсыз күргәч бик каты курыккан булган. Бу юлы ул икенче тапкыр бик каты куркуы турында тәмләп сөйләп инстачыларны җәлеп иткән.

Салават белән Гүзәлемнең кызлары Мәдинә ваннада бер кочак уенчык белән юынырга ярата икән. Бу юлы өрә һәм йөри торган йомшак уенчык этен дә алып кергән. Кич белән Мәдинә уенчыкларын тезеп яткыра, өсләренә яба һәм йоклата икән.

Батареясына су кергән эт төнлә куркыныч тавыш белән «өрә» башлаган. Салават бик каты курыккан инде.

Салават хәлендә калучылар хәйран икән. Монда халык уенчык эт өрүенә шаккатмаган, ә җырчының җәлеп итеп сөйли белүенә сокланган.

Аннары «Гүзәлемне макияжсыз күргәч курыктым» дигән сүзе өчен җырчыны хатыны өйгә кертмәс дип тә борчылганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар