Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов хатын-кызларны яулык бәйләргә өнди - Гүзәлем намазга баскан

Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем быелгы ТМТВ премиясен тапшыру тантанасында “Иң стильле пар” номинациясендә җиңү яулады.

news_top_970_100
Салават Миңнеханов хатын-кызларны яулык бәйләргә өнди - Гүзәлем намазга баскан

Ни дисәң дә, стиль ягыннан алар аерылып тора. Салават зәңгәрсу ялтыравык күлмәген әллә ничә каеш белән ураган. Гүзәлем исә иренең күлмәк төсендәге озын күлмәктән. Аның да күлмәген ураган элементлары бар. Әмма алар үтә күренмәле төстә иде.

Әлеге җырлы гаиләнең ТМТВ премиясен тапшыру тантанасында беренче генә катнашуы түгел. Узган ел да, аннан алда да алар номинантлар арасында бар иде. Быел исә – тәүге премия алулары.

“Татар-информ” хәбәрчесе “Пирамида”ның сәхнә артында йолдызлы гаилә белән аралашты.

– Гүзәлемне соңгы арада гел яулыктан күрәбез. Көндәлек тормышта да, сәхнәдә дә. Салават, үзең намаз укыгач, Гүзәлемә шундый шарт куйдыңмы әллә?

– Бу – минем тюрбаннан беренче генә чыгышым түгел. Салават мине мәҗбүр итми. Бу - минем үземнең теләк. Аллага шөкер, мин инде үзем дә хәзер иртәнге намазларны укый башладым. Киләчәктә әле мин үземнең яулыклар һәм тюрбаннар кибетен дә ачып җибәрергә уйлыйм. Иң мөһиме - бу образ тормыш иптәшемә ошый.



– Гүзәлем прическага акча жәлләп, яулык кына яба дигән сүзләр дә ишетелә.

– Белмим, кем ни уйлыйдыр. Бик күп комментарийлар язалар. Бик матур, бик килешә, диләр. “Татар эстрадасында беренчеләрдән булып яулык белән чыккан артист син” диләр. Һәр кешенең үз “вкусы”, кемгәдер прическа ошый, кемгәдер яулыклар ошый.


Салават: "Дин ягыннан караганда, хатын-кыз чәчен дә, барлык җирләрен ябып йөрергә тиеш. Ул үзенең тәннәрен, чәчләрен ачып йөрергә тиеш түгел дин буенча. Шуңа күрә барлык хатын-кызларга мөрәҗәгатем: яулыклар бәйләгез, озын киемнәр киегез".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100