news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов хәтере начарланудан зарлана

Җырчы бу хакта аптырап видео яздырган.

news_top
Салават Миңнеханов хәтере начарланудан зарлана
Салават Камалетдинов

Җырчы Салават Миңнеханов хәтере начараюга зарланган видео куйган. Видеода ул бик каты ашыккан булса да, Гүзәлем соравы буенча кибеткә керүе турында сөйли. Гүзәлем макарон алырга кушкан, аннары сөт һәм ипи дә өстәгән. Салават кибеттә чиратта торган, хатыны сораган әйберләрне алып кайткан. Гүзәлем пакетны ачса, макарон юк ди.

«Сезнең шулай булганы бармы? Бәлки миңа йод җитмидер?» — дип борчыла җырчы.

Инстачылар җырчыга кибеткә исемлек язып яки ватсапка язып йөрергә тәкъдим иткән. Шулай ук аны тынычландырып, комментарийлар калдырганнар:

«Ураза вакытында була. Баш мие яртылаш кына эшли. Аннары бетә ул»;

«Бу - гадәти күренеш»;

«Язылган исемлек тә өйдә кала, кайтып алырга кирәк була. Бернинди йод та кирәкми. Заманасы шундый»;

«Була гынамы соң? Сөт белән ипи алырга исемлек язып чыкмасам, я сөт онытыла, я ипи».

Кемгә нәрсә, бер инстачыга Салаватның түбәтәе ошаган. Җырчыдан кайдан алуы турында кызыксынган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар