Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов Гүзәлемгә «Мерседес» бүләк иткән

Гүзәлем инстаграм битендә яңа машинасын күрсәтте.

news_top_970_100
Салават Миңнеханов Гүзәлемгә «Мерседес» бүләк иткән
Владимир Васильев

«Дуслар, ниһаять, бу көннәр дә килеп җитте. Мин руль артында. Менә шушы доганы утырган саен укырмын. Бик зур рәхмәтләрем матурым Салаватка. Син мине шундый нык зурладың. Мин сине бик яратам, хөрмәт итәм. Синнән „Матиз“ көткән идем. Ләкин Салават абыегыз миңа „Мерседес“ бүләк итте. Үзе „Тойота Камри“да йөрсә, хатыны „Мерседес“та җилдерәчәк. Шундый рәхәт. Барыгызга да хәерле юллар!»

«Котлыйбыз! Яшел төсләр генә янсын! Салават, афәрин», — дигән җырчы Азалия Зиннәт.

 «Ну, Салават, көннән-көн шаккатыра», — дип язган җырчы Алинә Сафиуллина.

«Рәхәтен күрергә язсын», «Шәп машина, исән-сау йөр», «Хатынын зурлаган ир бәхетле булыр», «Гүзәлем моңа лаек», «Салават — чын ир-ат», «Дөрес эшләгән, „Матиз“ машинамы инде ул», «Ипотекалы кеше „Мерседес“ алмый инде ул, әйеме», «Хәерле изге юллар сезгә!» — дип котлаганнар җырчыны инстадуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100