Салават Миңнеханов: «Дистә еллардан соң әлеге китап бик кадерле булыр»
3 мартта Казан мәктәпләре директорларына мәктәп тарихы китаплары тапшырылды.
Җырчы, «Фотофабрика» ширкәтенең оештыручысы Салават Миңнеханов мәктәп тарихына багышланган китапларны тапшыру тантанасы хакында сөйләде. «Фотофабрика» ширкәте үз эшен узган елда башлап җибәрде. 2 кеше генә хезмәт куйган ширкәт бер ел эчендә 40 хезмәткәрдән торган чын профессионаллар командасына әверелде. Быел «Фотофабрика» ширкәте үзенең проектлары белән башка төбәкләргә — Башкортстан, Чувашия, Самара, Ульяновск, Түбән Новгород өлкәләренә дә үтеп керде.
3 мартта елга икенче мәртәбә Казан мәктәпләре директорларына ширкәтебез тарафыннан эшләнелгән мәктәп тарихы китапларын тапшырдык. Китаплар җанлы сурәтләр белән эшләнелде. Әлбәттә, ТАССРның 100 еллыгына — республикабыз тарихына да тиешле игътибар бирелде.
Форсаттан файдаланып, гүзәл затларыбызны халыкара хатын-кызлар көне белән котладык.
Барлык әти-әниләргә, балаларга, мөгаллимнәргә, директорларга, гомумән, әлеге кирәкле эштә көч куйганнарга рәхмәтебезне белдерәбез. Дистә еллардан соң әлеге китапның бик кадерле булачагына ышанам. Мәктәптә белем алып чыккан укучылар зур хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән мәктәп елларын искә алыр, безнең ширкәт — чын профессионаллар командасы әлеге тарихның бер өлеше булып калыр», — дип язган җырчы үзенең Инстаграм битендә.
Инстачылар да җырчы Салават Миңнехановның әлеге файдалы һәм кирәкле хезмәтен хуплап, уңышлар теләгәннәр.