Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов чакмый торган бал кортлары күрсәтте

Җырчының бабасы Илфак Шиһапов танылган умартачы икән.

news_top_970_100
Салават Миңнеханов чакмый торган бал кортлары күрсәтте
Салават Камалетдинов

Җырчы Салават Миңнеханов бабасының (хатыны Гүзәлемнең әтисе) умарталар караганын видеога төшергән. Илфак абый бик күптәннән умартачылык белән шөгыльләнә икән. Күптән түгел «Карника» дигән яңа төр бал кортлары кайтарткан. Салават Миңнеханов сүзләренчә, бу бал кортлары кешене чакмый. «Уклары бар инде. Ләкин алар гаиләсен яклап кына чагарга мөмкин. Болай гына кешегә ташланмыйлар. Агрессив төр түгел. Әнә, бабай рәхәтләнеп битлексез йөри яннарында. Бал кортлары да безнең үзебезгә — Азнакай халкына охшаган. Бик тынычлар», — ди ул.

Инстачылар да әлеге төр кортларның бик тырыш һәм уңган булулары турында әйтә.

«Бабай бу умарталарны миңа калдырам ди. Белмим инде, Казандагы биш сотый җирдә ничек урнаштырып бетерермен?» — дип аптыраган җырчы.

«Авылга кайтырсыз», «Кортлар эштә хәзер, шуна чакмыйлар. Нишләсен алар сезнең белән», «Безнең әни гомер буе умарталыкта эшләде. Үзебезнең дә бар иде умарталык! „Кызларым“, — дип сөя иде әле аларны», «Шәһәргә алып килсәгез, күршеләрегез качып бетәр инде», — дип комментарийлар калдырган инстачылар. Алар бабайның бик яшь күренүен дә билгеләп үткән. «Бал ашаганга шулай ныктыр ул», — дип мактау сүзләре язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100