Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең яңа дуэты чыкты
«Югалтырга сине хакларым юк» җыры музыкаль мәйданчыкларда бар.
Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең «Югалтырга сине хакларым юк» җыры барлык музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
«Күкләр насыйп итеп юллаган хәләл ярларыбызны югалтырга хакыбыз юк. Алар безнең белән гомер буйлап атлап барачак газиз кешеләребез», — дип язган Гүзәлем.
Яңа җырның авторлары — Рәсилә Йосыпова һәм Гүзәлия.
Яңа дуэт тамашачыларның күңеленә, йөрәгенә үтеп кергән. Алар башкаларга да иҗади гаиләнеке кебек мәхәббәт теләп комментарий калдырган.