Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнән зур яңалык!

Җырчы гаилә беренче татар фантастик фильмы чыгарырга ниятләгән. Бу турыда Гүзәлем үзе Телеграм каналында хәбәр иткән. Игъланнан күренгәнчә, галәм турындагы әлеге фильмның исеме — «Һава».

news_top_970_100
Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнән зур яңалык!
"Татар-информ" архивы

«Дусла-а-ар, Салават белән безнең сезгә шундый зур яңалыгыбыз бар. Күпләрегез: „Салават, кайчан фильмнар, кинолар төшерә башлыйсың инде?“ — дип сораган иде. Менә ул вакыт килеп җитте! Безнең тиздән беренче татар фантастик фильмы чыгачак. Без анда икебездә төп рольләрдә катнашачакбыз. Тиздән төшерә башлаячакбыз. Бу хезмәткә сез дә үз өлешегезне кертә аласыз. Сорауларыгыз булса, языгыз. Белдерүне куйдым. Бәяләгез, лайклар куегыз, комментарийлар көтәбез», — дип сөенечле яңалыгы белән уртаклашкан Гүзәлем.

«Вау! Иҗади уңышлар сезгә!», «Булганнан бар да була шул. Афәрин! Мине дә берәр бөҗәк урынына булса да алыгыз әле», «Шәп яңалык. Түземсезлек белән көтеп калабыз премьераны», «Кызык, карыйсы килә татар телендәге андый фильмны», — дип язганнар җырчыга виртуаль дуслары.  

Әйтергә кирәк, Салават һәм Гүзәлем татар эстрадасында гына түгел, ә үзләрен төрле яклап сынап караган бик талантлы кешеләр. Бер-берсенә бөтенләй капма-каршы булган өлкәләрдә уңышлы гына эшли белә алар. Иҗат белән бергә эшмәкәрлек, хәтта, сәнәгать җитештерүен дә бергә үреп баралар. Инде менә тагын өр яңа вазифага йөкләнгәннәр. Креатив, актив әлеге пар бер-берсен тулыландырып тора төсле. Һичшиксез, бу өлкәдә дә аларның бар да уңышлы килеп чыгачагына ышанып калыйк.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100