Салават Миңнеханов белән Гүзәлем “Син һәм мин” җырын башкара
Салават Миңнеханов белән Гүзәлем “Син һәм мин” җырын башкара.
"Син һәм мин"
Синең бер карашың, бер назлы карашың
Коштай канатландырды мине.
Чак-чак түзеп торам хисләр канатында
Очам бугай күкләргә инде.
Уйларымда, җырларымда - син, син, син
Өметем дә, бәхетем дә - син, син, син.
Тугры дустым, сөйгән ярым,
Күкләр кавыштырган пардыр - син һәм мин.
Бер елмаю җитә, күңелем эреп китә
Ямьләнә, аяза көннәрем
Бераз күрми торсам, сине бик сагынам
Очрашулар көтәм, гүзәлем.
Таңнар сызлып ата, көннәр ямьле уза
Хисләр көче көннән-көн арта
Йөрәкләр җилкенә, бердәм булып тибә
Бәхет шул буладыр дөньяда.