Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов: «Башкортстан, без синең белән тагын да якынайдык!»

29 февраль Башкорстан мәркәзе Уфа шәһәрендә «Гүзәлем» яулыклар кибетенең рәсми ачылышы узды.

news_top_970_100
Салават Миңнеханов: «Башкортстан, без синең белән тагын да якынайдык!»
Александр Эшкинин

Уфаның «Планета» сәүдә — күңел ачу үзәгендә «Гүзәлем» яулыклар кибетенең рәсми ачылышы узды. Әлеге чара тантаналы рәвештә оештырылган иде. 2 сәгатьлек программа җырчы Гүзәлемнән стильле тюрбан бәйләү мастер-классы, макияж, кызыклы бәйгеләр, бүләкләр уйнату белән үрелеп барды. Ачылышта Бөтендөнья татар конгрессының Башкорстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин дә катнашты. Ул Гүзәлем һәм Салават Миңнехановларны кибет ачылу белән котлап, дога укыды. Уфадагы «Гүзәлем» кибете — инде өченче. Билгеле булганча, әлеге яулыклар кибете Казан шәһәренең «Кольцо» һәм «Парк Хаус» сәүдә үзәкләрендә уңышлы гына эшләп килә.

«Без Уфага гашыйк булдык. Башкортстан, без синең белән тагын да якынайдык!» — дип язган үзенең Инстаграм битендә җырчы Салават Миңнеханов.

Инстачылар җырлы гаиләгә эшләрендә уңышлар теләп, җылы сүзләрен җиткергәннәр.

«Салават танымаслык булып үзгәргән», «Эшләрегездә уңышлар!», «Хәләл акчалар эшлисез, бәрәкәтле булсын эшләрегез», «Афәриннәр, тырышлыгыгыз уңышлар китерсен», «Әлмәттә дә ачылуыгызны көтеп калабыз», «Күңел биреп тотынган эш шулай уңышлы була», «Бик матур гаилә!» — дип яза алар.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100