Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават матурлык конкурсында булмавына шатлана яки "Мисс Татарстан" итеп идеаль ирнең кем икәнен белгән кыз сайланды

Казанда “Мисс Татарстан” гүзәллек бәйгесенең 20 нче юбилей фестивале узды.

news_top_970_100
Салават матурлык конкурсында булмавына шатлана яки "Мисс Татарстан" итеп идеаль ирнең кем икәнен белгән кыз сайланды

Быелгы фестивальнең үзенчәлеге шунда: аны 20 ел буена әлеге бәйгенең абсолют җиңүчесе булган гүзәлләр ачты. Аларның кайберләре үзләренең тормышын модельлек карьерасында дәвам итә, кемдер үз эше белән шөгыльләнә, ә башкалары исә төп рольдә – әни миссиясен үти. Андыйлар сәхнәгә балалары белән чыкты.

“Мисс Татарстан”мы, Тимур Родригез концертымы?

“Мисс Татарстан” - 20 еллык тарихы булган бай, матур фестиваль, искиткеч шоу. Гадәттәгечә, быелгы сәхнә бизәлешенә дә, номерлар куелышына да тел-теш тидерерлек түгел. Әмма бәйгене матбугатта яктыртучы журналистларга 1700 кешегә исәпләнгән залда урын табылмау – оештыручыларның кимчелеге булуын әйтми мөмкин түгел.

Юбилей елы кичәсенә Мәскәү кунаклары килүен дә әйтеп узарга кирәк. Танылган кием дизайнеры Вячеслав Зайцев бәйрәмне вип-кәнәфидән утырып тамаша кылса, артист Тимур Родригез җырлады да җырлады. Мин бер мәлгә үземне аның концертында утырган кебек хис иттем. Кунакның өч көне генә кунак диләр бит, рәттән өч җыр башкаргач, Тимур тәмам “кызды”, залга сикереп төшеп тә дүртенче җырын бүләк итте. Тамашачылар арасында Родригезны танымаучылар да бар иде. “Кем соң бу?”, “Казанныкымы соң бу?” диешкәннәре ишетелде. 

Шулай да Тимур әфәнде оештыручыларның бер эшен җиңеләйтте. Финалист кызлар “Купальник” номинациясендә Тимур чыгышы вакытында сәхнә тотты.

Ә “Дефиле” өлешендә чибәркәйләрнең татар милли киемнәрен күрсәтеп узуы кичәгә миллилек өстәде.

Конкурсның икенче биремендә купальниктан чыккан кызлар залны уятып җибәрде. Аеруча да хатыннарына гына ияреп килеп, телефонга текәлеп утырган ир-атларны айнытты ул. Әйтергә кирәк, әлеге номинация алкышларны иң күп җыйды.

Кызлар акыллымы соң?

Жюри үз эшен эшләгәннән соң, антракт вакытында “Төп унлык”ка керүчеләр билгеле булды. Тәнәфестән соң бәйгенең иң кызу этабы – блиц-әңгәмә өлеше килеп җитте.

“Мисс Татарстан” бәйгесенә багышланган матбугат очрашуы вакытында оешманың президенты Изольда Сахарова кызларның интеллектуаль якларына да зур басым ясалачагын әйтеп узган иде. “Кыз бик чибәр булып та, интеллектуаль яктан алда булмаса, яки киресенчә, бик башлы булып, матурлыгы аксый икән, без аны “Мисс Татарстан” дип игълан итә алмыйбыз”, – диде Изольда ханым ул вакытта.

“Мисс Татарстан” таҗы өчен көрәшүче чибәрләргә бирелгән сорауларны һәм алардан ишеткән җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез - аларның интеллект дәрәҗәсен шуннан үзегез билгеләгез. Шунысын гына әйтик, быел сорау-җавап этабы үзгәреш кичергән. Телдән биргән сорауларга алмашка быел экран "телгә килде". Кызларга 1дән 10га кадәр бер сан әйтергә кирәк иде. Шул сан астындагы сорауны теге яки бу танылган шәхес бирде.

25 нче сан астында чыгыш ясаучы Аделина Миңнехановага беренчеләрдән булып сайларга туры килде. Ул күңеленә һуш килгән 6 санын әйтте. Экранда Салават Фәтхетдинов пәйда булды.

– Быел мин жюри составында булмавым белән шулкадәр бәхетле. Чөнки минем яшьтә моның кадәр матурлыкка түзеп тору мөмкин түгел, – диде ул. Салават абыйның соравы мондыйрак иде:

– “Килгән кунакларга Казанны тәкъдим итәрдәй (визит карточкасы булырдай) нинди өч җыр тәкъдим итә аласыз?

Аделина озак уйласа да, зал булышлык күрсәтсә дә, җавап бирә алмады. Тумышы белән Чаллыдан булганга, аңа, ташлама ясап, бер генә җыр исеме атарга рөхсәт бирделәр. Аделина барыбер телгә килмәде. Соңыннан исә ул Есенинның “Шагане ты моя, Шагане” шигырен укыды. Баксаң, 18 яшьлек Аделина ишетеп бетерми икән, проблемалар аның сәламәтлегенә бәйле, һәм шуңа ул экранда бирелгән сорауны аңлап бетермәгән. Шигырьне ул махсус әзерләп килгән булган.


5 сан астындагы Ралинә Арабова икенче булып җавап бирде. Аңа музыкаль төркем солисты сорау бирде:

– “Йолдыз булу өчен син нәрсәгә әзер?” дигән сорауга ул “Күп эшләргә, тырышырга, күңелеңә ни якын, шуның белән шөгыльләнергә” дип җавап бирде.


22 сан астында чыгыш ясаучы Рушания Шәрифуллинага чират җиткәч, ул 1дән 10 га кадәр сан әйтергә кирәген онытып булса кирәк, 22 санны сайлавын әйтте. Аңа сорауны “Рубин” капкачысы Сергей Рыжиков бирде.

– “Сез футбол буенча Россия җыелма командасын үзегезгә гашыйк итә аласызмы?”

– “Гашыйк итәргә була, әмма моның өчен шөгыльләнергә кирәк. Чөнки бу спорт”, – диде ул.


23 сан астындагы Снежана Корневаны бәхетле йолдыз астында туган дими, ни дисең? Калган финалистлар, сорауларга җавап эзләп, баш ватканда, аңа бәхет елмайды.

– Унынчы сан астында сорауны мин бирергә тиеш идем. Әмма мин ел саен шушы этап вакытында кызларны кызганам. Шуңа күрә мин бүген сезгә бер сорау да бирмим”, – диде алып баручы Михаил Волконадский.


20 нче сан астында чыгыш ясаучы Ангелина Шапорева 9 санны сайлады. Аңа скрипкачы Эдгар Акопян башкаруындагы музыкаль әсәрне танырга кирәк иде. Залның яртысы әлеге әсәрне беренче ноталарыннан ук белеп алса, Ангелина аның Ванесса Мэйның “Шторм” икәнен таный алмады. Дөресрәге, “ул минем телемдә әйләнә, әмма әйтә алмыйм” дию белән чикләнде. 


10 сан астында чыгыш ясаучы Полина Горюновага КВН уенчысы “Югары лигада ничек җиңәргә?” дигән сорау бирде.

Полина: “Мин КВНны балачактан яратып карыйм. Югары лигада җиңәр өчен трюклар күрсәтергә, акробатик, гимнастик күнегүләр күрсәтергә кирәк”, – диде.


14 санлы Камилә Хөсәеновага иң җиңел сорау чыкты. “Ир-ат нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?” дигән сорауга, кыз: “Идеаль ир-ат ул минем әти. Идеаль ир янында хатын-кыз үзен бик әйбәт хис итәргә тиеш”, - дип җавап бирде.


9нчы сан астындагы Мария Дробининадан экран: “Әгәр бүген син җиңмичә, башка кыз җиңсә, аннан ничек үч аласың?” - дип сорады. Мария көнләшмәячәген, ә аның өчен чын күңелдән шатланасын әйтте.


15нче сан астындагы Гүзәл Мусинадан телевидение алып баручысы Альберт Шәрәфетдинов “Иртәгә иртән нинди яңалык ишетергә телисең?” дип сорады. Гүзәл исә: “Мин җиңүгә ышанам”, - дип җаваплады.


  • Чыннан да, Гүзәл абсолют җиңүдән бер генә адымга артта иде. Ул “Мисс Татарстан - 2018" бәйгесендә “Мисс Казан” титулына ия булды. 
  • Әтисенә ошаган ир эзләүче Камилә Хөсәенова Татарстанның иң гүзәл кызы булып танылды. 
  • КВНның югары лигасында җиңү өчен цирк элементлары өйрәнү җәһәтен алга сөргән Полина Горюнова “Татарстанның беренче вице-миссы”.
  • Әзрәк шөгыльләнсә, футбол буенча Россия җыелма командасын үзенә гашыйк итәсе кыз – Рушания Шәрифуллина – Татарстанның “икенче вице-мисс” исеменә ия булды.
  • Салаватның соравыннан югалып калса да, Есенинны ятан белүче Чаллы кызы Аделина Миңнеханова “Соклангыч Татарстан гүзәле” таҗына ия булды.

"Мисс Татарстан - 2018" Камилә Харисова җиңүче таҗы, затлы тун, Казанның бер кибетенә сертификат һәм Франциягә юллама белән бүләкләнде. “Мисс Казан” титулына ия булган Гүзәл Мусина исә Парижны күрәчәк.

Фестиваль тәмамланганнан соң, яңа өлгергән “мисс”лар белән сөйләшеп алдык.

“Мисс Татарстан” Камилә Хөсәенова Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә укый. Булачак спорт менеджеры, нәфис гимнастика буенча спорт мастерына кандидат. Модельлек карьерасын ул 15 яшендә “Ильдан-лик” мода мәктәбендә башлаган.

Камилә фестивальнең иң авыр өлеше дип аның башын атады. 

– Дулкынлану бигрәк тә авыр. Ә сәхнәгә чыгып баскач, дулкынлану юкка чыга, ләззәт ала башлыйсың. Мин җиңүгә өметләнмәгән идем, әле дә ышанмыйм. Мин әлегә шушы мизгелләр белән ләззәтләнергә телим, – диде Камилә. “Татар-информ” хәбәрчесенең “Әти-әниегез кем һәм кайсы өлкәдә эшли?" дигән соравын кыз җавапсыз калдырды.

“Мисс Казан” Гүзәл Мусина КФУның информацион технологияләр һәм системалар югары мәктәбенең беренче курсында белем ала. 13 елга якын халык һәм заманча биюләр белән мавыга. Гүзәлнең бәйгедә беренче генә катнашуы түгел, ул үзен төп матурлык бәйгесендә 14 яшьтә сынап караган.

– Бу – минем модельлек карьерасындагы беренче адымнар иде. Дөрес, аннан бирле күп нәрсә үзгәрде. 14 яшьтә әле мин кечкенә кызчык булсам, хәзер Казан данын күрсәтә ала торган яшь кыз. Мин һәр секундтан канәгатьлек алдым. Мондый күренеш кешенең гомерендә бер генә була, – диде Гүзәл.

Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, “Мисс Татарстан” гүзәллек бәйгесендә Вячеслав Зайцевның кием коллекциясе дә тәкъдим ителде. 

Заманында Иосиф Кобзон, Филипп Киркоров, Алла Пугачеваны “киендергән” дизайнер киемнәрен Татарстан кызлары подиумнан тәкъдим итте. Күренекле кутюрье бәйгене балкондагы вип-урыннан, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин янәшәсенә утырып тамаша кылды. Соңыннан зал аны торып басып алкышлады. Бу вакытта Зайцев күз яшьләрен яшерә алмады. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100