Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Мәрҗани мәчетендә Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи өчен дога укыта

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов иртәгә Мәрҗани мәчетендә арабыздан вакытсыз киткән артистларның рухына дога кылыначагы турында инстаграмдагы сәхифәсендә яза.

news_top_970_100
Салават Мәрҗани мәчетендә Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи өчен дога укыта
"Татар-информ" архивы

Күңел тынычлыгы телим. Иртәгә Казанның Мәрҗани мәчетендә Илһам абый Шакиров, Әлфия апа Авзалова, Хәмдүнә апа Тимергалиева, Хәния Фәрхи, Шамил Закиров, вакытсыз киткән артист дусларыбыз өчен дога кылабыз. Сез дә белгәннәрегезне укыгыз.

Без белмәгән әйберләр күп икән, килегез, күрегез, белемегезне арттырыгыз. Күпме генә укысак та, без дин өлкәсендә бик надан, кызганыч. Күңелемне тынычландырырга, белмәгән әйберләрне ишетергә дип бүген Кол Шәриф мәчетенә килдем. Атнаның җиде көнендә дә эшегез, көтәр кешегез, кайтыр урыныгыз булсын. Исән-сау булыйк. Хыяллар тормышка ашсын, — дип сөйли инстаграм битендә Салават Фәтхетдинов.

Халык артистына тамашачылар теләктәшлек белдереп яза: «Изге гамәлләрегез дәвамлы булсын», «кылган догалар кабул булсын», «Изге юлларда йөрисез, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булыгыз», — дигәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100