news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават һәм Гүзәлемнән эремчекле ташкабак рецепты

Салават Миңнеханов белән Гүзәлем фан клубы Инстаграмга җырчылардан эремчекле ташкабак рецептын куйган. Пешереп караучылар "бик тәмле" дип язып калдырганнар.

news_top
Салават һәм Гүзәлемнән эремчекле ташкабак рецепты
Бу ризыкны әзерләү өчен 3 уртача ташкабак, 500 г эремчек, 100 г каты сыр, 2 тырнак сарымсак, 1 бәйләм петрушка, 1 бәйләм укроп, 1 аш кашыгы үсемлек мае, тоз, борыч кирәк булачак.

Ташкабакларны юарга, буйга кисәргә һәм бал калагы белән эчен алырга.

Эремчекне иләк аша чыгарырга. Сырны вак угычтан уарга, сарымсакны вакларга. Яшеллекне юарга, кипшетергә һәм вак итеп турарга. Барлык ингредиентларны бергә салып болгатырга, тоз һәм борыч сибәргә.

Ташкабакларга эчлекне салырга.

Үсемлек мае белән майланган табага куеп, 180 градуска кадәр кызган мичтә 30-35 минут пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар