Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават – колониядә: “Минем әти дә дүрт тапкыр төрмәдә утырган”

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов кичә Казанның икенче санлы төзәтү колониясендә концерт куйды. “Салават” җыр театрының чыгышын 270ләп тоткын карады. Концертка тәртибе ягыннан иң үрнәк әсирләр генә чакырылган.

news_top_970_100
Салават – колониядә: “Минем әти дә дүрт тапкыр төрмәдә утырган”

Салават Фәтхетдинов тулы состав белән килгән. Ике баянчысы да, ике бэк-вокалы, алып баручысы һәм шәкертләре дә бар. Шунысын әйтергә кирәк, җырчы әлеге колониядә икенче тапкыр. Беренче тапкыр егерме еллап элек булган.

“Төрмә капкаларының теге ягындагы тормыш матурлыгы турында җырлыйбыз”

“Минем өчен кайда җырлау мөһим түгел. Концертка акча түләп керәләрме, бушка карыйлармы, бу – минем эшем. Тамашачылар аермасын сизмим. Балалар алдында җырлаумы, инвалидлар каршындамы, әсирләр күңелен күрүме – миңа барыбер. Теләсә нинди эшне күңел биреп эшләргә кирәк. Без гомер буена төрмә капкаларының теге ягындагы тормыш матурлыгы турында җырлыйбыз”, - диде сәхнә мэтры.

“Хатын-кыз күрергә зарыккансыздыр...”

Алып баручы Ядкәр Хәбибуллин иң элек профессорның студенты Фәнил Галиуллинны игълан итте. Ул бер җыр башкарды. Аннан соң исә конферансье тоткыннарга мөрәҗәгать итеп:

– Хатын-кыз күрергә бик зарыккансыздыр, сезгә хәзер бер кыз күрсәтәбез, дип, Айгөл Миндиярованы чакырып чыгарды. 

Бэк-вокалист кыз Альфред Якшимбетовның “Дәү әтием” дигән җырын башкарды. Кем ничектер, әмма мин авыр кабул иттем бу җырны. Чөнки залда утыручыларның күбесе бу кызга “дәү әти” туры килерлек яшьтә иде.

“Дөрес татар рус акценты белән сөйләшергә тиеш”

Ике шәкертеннән соң сәхнә тулысынча Салават Фәтхетдиновның үзенә калды.

– Минем нәрсә турында җырлавымны, нәрсә сөйләвемне барыгыз да аңлап та бетермәссез, - диде җырчы русча. 

Әйтергә кирәк, ул татарча җырлады, русча сөйләде: 

– Әле минем җитмәсә акцентым да шундый, үземә генә аңлашыла торган. Балаларым миңа гомер буе әйтә килә: “Әти, русча сөйләшә күрмә!” - диләр. Әмма мин үз-үземә гел кабатлыйм: “Дөрес татар рус акценты белән сөйләшергә тиеш”. Җырларның мәгънәләрен, ни турында икәнен мин сезгә “тем более” әйтеп бирә алмыйм. Шуңа күрә исемен булса да русча әйтеп барырмын, - диде Салават. Шулай итеп, беренче “Дөнья тәгәрмәче” җырын башкарды.

Икенче итеп ул күпләргә таныш “Балачагым” җырын башкарды.

– 15 еллап элек язылган җыр бу. Ул искерми. Мин аны яратып җырлыйм. Бу җырны башкарганда мәктәбем, укытучылар искә төшә, мин аларның барысын да хәтерлим. Шуңа күрә бу җырны ел саен репертуарга алам, - диде.

“Мине беләсездер инде”

Салават Фәтхетдинов тоткыннарны үзенең командасы белән дә таныштырып үтте. Гадәттәгечә, алыштыргысыз баянчысы Альфред Якшимбетов белән 36 ел дус булуын әйтеп узды. Икенче баянчысы Илфат Шәеховның күрше авыл егете булуын да телгә алды. Бэк-вокалчы кызлары икесе дә Айгөл исемле икән. “Болар минем студентлар. Әле аларның барысы да алда, бәлки арттадыр да. Икесе дә талантлы”, - диде алар турында.

– Мине беләсездер инде, мин бу республикада 30 ел яшим. Үзем Башкортстаннан. Монда укыдым да, монда калдым. Мәдәният институтында укытам, - диде профессор.

“Мин сезнең тормыш рәвешегез турында хәбәрдар”

Салават Фәтхетдиновка төрмә тормышы бөтенләй үк чит түгел икән.

– Мин сезнең тормыш рәвешегез турында азмы-күпме хәбәрдар. Чөнки минем әти дүрт тапкыр утырды. Ул вакытта иң популяр 206 маддә буенча. Дүрт тапкыр! Хәзер 213 маддә икән ул. Хулиганлык өчен. Беренче тапкыр монда килгәч: “Минем әти дүрт тапкыр утырган, дүрт тапкырында да бер сәбәпсез”, - дидем. Көлделәр. Билгеле, болай гына утыртмыйлар, - диде җырчы. - Әти 54 яшендә үлде. Миңа инде хәзер 58 яшь. Мин аннан 4 яшькә зуррак инде хәзер. Әле дә бик яратам, авылга кайту белән, менә Альфред белә инде, аның янына ашыгам. Аның белән сөйләшәм.

Колониядә “тихий час” бармы?

Салават булган җирдә һәрвакыт җыр да, моң да, уен-көлке дә, мәзәк тә бар. Бу юлы да ул үзенең гади генә сүзләрен дә мәзәккә әйләндереп, залны көлдерү, тоткыннарның соры тормышын азга гына булса да оныттыру җаен тапты.

– Бүген сезгә килергә җыенганда бер студентым сорый. “Салават Зәкиевич, концерт ничәдә башлана?”, - ди. Минәйтәм, икедә. “Ул вакытта аларның “тихий час” түгелме?” - ди. Бала-чага инде, икенче студент әле, - дип сөйләде.

Җырчы, тамашачылар каршына чыккач, костюмының тоткыннар киеменә охшавына игътибар итте. Әмма ул моның очраклы рәвештә шулай килеп чыгуын әйтте. Тамашачылар, моны шаярту итеп кабул итеп, көлештеләр.

– Сез дә карап-карап утырасыз, соңыннан гына аңлап алдым, мин тиешле костюм кимәгәнмен икән. Полосалы булган бит бу, бейджик кына җитми. Әйдәгез, болай итик, минем - җырларым, сезнең вакытыгыз күп. Шуңа күрә мин костюмны алыштырып чыгыйм, - диде Салават Фәтхетдинов. Аның бу сүзләренә көчле алкышлар һәм көлүләр белән җавап бирделәр.

Җырчы киемен алыштырганда мэтрның шәкертләре – Эльмира Гыйльфанова белән Рафил Җәләлиев сәхнә тотты. Аларга өч җыр башкару хокукы бирелгән иде.

“Сезне һәрвакыт көтүләрен телим”

Икенче тапкыр Салават Фәтхетдинов күз явын алырлык костюмнан – куе зәңгәр төстә, ялтыравыклы киемнән чыкты.

– Бу җырны Башкортстаннан килгәч, мин 1988 елда беренче тапкыр җырладым. Бу – минем визит карточкам иде”, - диде Салават, “Урсал тау” турында.

“Көтмә син” дигән җырын башкарыр алдыннан Салават сөйләп тормады. Бары соңыннан гына:

– “Бу җыр “Көтмә син” дип атала иде. Шуңа аны игълан итеп тә тормадым. Мин сезне һәрвакыт көтүләрен телим, - диде.

“Миннән хәзер туры эфирда интервью алмыйлар”

Әлеге җырдан соң залда эленеп калган киеренкелек халәтен куып таратырга кирәк иде. Салават сүз эзләп кесәгә керүчеләрдән түгел. Бу юлы күзе матбугат вәкилләренә төште дә, аларны “чеметеп” алды.

– Менә бу оператор, журналистларны мин чакырмадым. Минем алар белән мөнәсәбәтләрем шундый, инде 30 ел “сугышабыз”. Бәлки, сәбәп миндәдер. Интервьюлар бирмәскә тырышам. Чөнки мин - мәгълүмати яктан бай кеше, минем тамашачыларым бар. Бервакыт минем артык ачык булуымны исәпкә алмыйча, интервью алганнар иде. Ничәнче ел булгандыр, белмим, күптән инде, 90 елларда. Шуннан бирле миннән хәзер туры эфирда интервью алмыйлар. Яздыралар, кисәләр, өстиләр. Ничек телиләр, шулай итәләр. Нишләтәсең, аларның үз эше, минем үземнеке. Бүген дә аларны мин чакырмадым, дөрес аңлагыз, - диде Салават.

Тоткыннар Салаватның әлеге сүзләреннән рәхәтләнеп көлде. Өч дистә ел сәхнә тоткан оста яхшы белә, моннан соң залны тагын да “кыздырып” җибәрергә кирәк.

– Минем хатыным Ләйсән бит инде. Алинә белән Лиана исемле кызларым бар, - дип дәвам итте ул. – 15 елдан соң улым Рөстәм туды. Ике кыздан соң, өченче малай туу җәмәгатьчелеккә кызык бит инде. Шундый ышану йөри: ике кыздан соң малай тусын өчен карават астына нидер салырга кирәк, имеш. Гореф-гадәт. Малай тугач, берәү сорый: “Менә улың туды, син иң бәхетле кеше инде. Малай ясар өчен сәнәкме, балтамы нәрсә салырга кирәк?” ди. Минәйтәм, “мин хатынны” салдым. Менә шуннан соң миннән туры эфирда интервью алмыйлар, - диде җырчы.

“Бу җыр үзе дә изге”

Салаватны бу җырсыз күз алдына китерүе кыен. Кайда гына чыгыш ясавына, ничәнче сезон концерты булуына карамастан, тамашачы “Әнкәмнең догалары”н көтә.

– Минем репертуардагы иң әйбәт җырдыр бу. Әниләр турында. Авыр җыр. Сезгә тагын да авыррак тәэсир итәр. “Әнкәмнең догалары” дип атала. Бу җыр әниләрнең изгелеге турында гына түгел, бу җыр үзе дә изге, - дип игълан итте.

“Бер студентым гомерлек срок алды”

Әниләрен, туган йортларын уйлап моңсуланган тамашачыларны Салават тагын үзенең юмор дулкынына алып кереп китте.

– Миндә бер талантлы егет укыган иде. Үсте. Бервакыт килеп әйтте бу миңа. “Салават абый, өйләнәм” ди. “Булачак хатыным - адковат, тещам - судья, бабай - прокурор ди”. Өйләнде, гомерлек срок алды шулай итеп. Тавышы шундый матур иде, менә дигән артист булыр дип көттем. Алдан кычкырдым ахры. Бер ел гына түзде. Аерылмады, юк. УФСИНда эшли хәзер. Монда залда утыра ул, Зөлфәт Фәхретдинов, - дип элеккеге студентын игълан итте профессор.

– Зөлфәт, җырламыйсыңмы берне, - дип тә тәкъдим итте әле үзенә.

– Тавыш юк, - диде Зөлфәт.

Бу урында җавапсыз калса, Салават була димени? “Булмаган тавыш бетми ул” дип төрттереп куйды.

2нче төзәтү колониясе әсирләре “Салават” җыр театрының чыгышын ахырга кадәр тын да алмыйча карады. Соңыннан исә җырчыдан автограф алып, фотоларга төштеләр.

– Мин сезнең белән Камал театрында күрешер идем. Алла бирса, августта. Мин инде ун ел буе гел бер сәхнәдә җырлыйм. Быел 22 концерт биргән идем. Хәзер инде мин яшь кеше түгел, аның кадәр булдыра алмыйм. Киләсе елга 10 концерт булыр, мөгаен. Быел минем җыр театрына 30 ел тула. Төрмә коймалары артында менә дигән тормыш. Анда Россиянең иң яхшы шәһәре - Казан. Иң яхшы республика - Татарстан. Мин Татарстанны республика дип кенә атыйсым килми. Ул кечкенә генә булса да, ил. Аның үз законнары, үз җырлары. Алла бирса киләсе очрашуыбыз концерт залларында булыр дип ышанам. Барыгызда да уңышлар телим, исән-сау булыгыз, түземлелек сезгә, - диде Салават хушлашканда.

– Очрашу истәлеге итеп, җырчы һәм узышчыга тоткыннар ясаган уенчык машина һәм УФСИН оешмасыннан Рәхмәт хаты тапшырылды.

“Салават абый колониягә килү көнен үзе билгеләде”

– Салават Фәтхетдинов бу колониядә икенче тапкыр чыгыш ясый. Беренче тапкыр ул егерме еллап элек булган иде. Бу юлы да тәкъдимебездән баш тартмады. Вакыты булуга киләсен әйтте, көнен үзе билгеләде. Биш көн элек кенә, үзе шалтыратып, 23енә көтәргә кушты, - диде социаль тернәкләндерү- адаптация үзәге директоры Азат Гайнетдинов.

“Мондый концертлар тормышка якынайта”

Икенче санлы төзәтү колониясе клубында эшләүче тоткын Николай Сергин мондый чараларның әһәмиятле булуына басым ясады.

– Безгә, узган ел өч концерт куйдылар, күптән түгел Дюмин булды. Мондый концертлар мохитне үзгәртү өчен кирәк, әсирләр дә азрак тынычланып кала. Төрле җыр төрле кешегә төрлечә тәэсир итә. Социаль адаптация ягыннан әйбәт концерт бу. Чөнки бу колониядә бик озак утыралар. Хәтта 90 башында эләккәннәр дә бар. Салаватны татарлар гына түгел, руслар да ярата. Мин дә аның җырларын яратам, әмма исемнәрен белмим. Бу концертлар иреккә тизрәк чыгу өчен стимул бирә. Цивилизациягә якынайта, - диде ул.

Чаллы егете Сергей 16 елга хөкем ителгән.

– 4,5 ел утырам монда. Тагын шуның кадәр утырасы калды әле. Моңа кадәр 16 колониядә утырдым. Миннән куркыныч рецидив маддәсен алгач, монда күчтем, - диде тоткын. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100