news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Салават күпере» журналының яңа саны сизү, күрү, ишетү турында

Балалар журналының чираттагы саны кешенең тән төзелешен өйрәнүгә багышланган.

news_top
«Салават күпере» журналының яңа саны  сизү, күрү, ишетү турында
Салават Камалетдинов

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар журналы «Салават күпере»нең чираттагы саны дөнья күргән. Монда сизү, күрү, ишетү һәм тән әгъзалары турындагы мәгълүмат урын алган. Бу санда балалар гаилә әгъзалары белән таныша һәм тыңлаусыз гномнар турында әкият укый алачак.

Телнең ян-яклары әче һәм тозлы тәмне, очы — баллыны, ә төбе ачы тәмне тоя. Ә менә 10 мең ел элек кенә барлык кешеләр дә көрән күзле булган. Тире өч катламнан тора: эпидермис, дерма һәм гепадерма. Гаиләдә кемнәр барлыгын бел. Боларның барысы турында да журналда язылган.

«Кызыклы видеолар кара, мавыктыргыч уеннар уйна, матур шигырьләр укы. Әлифбаны күңелле итеп өйрәнүеңне дәвам ит. Шәп җырлар җырла, безнең белән рәхәтләнеп күңел ач», — дип чакыралар балаларны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар