Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават, Илсөя, Ришат, Рифат, Вадим килгән: Үдиктә район Сабан туеннан зур бәйрәм булган

news_top_970_100
Салават, Илсөя, Ришат, Рифат, Вадим килгән: Үдиктә район Сабан туеннан зур бәйрәм булган
Гүзәл Карамиева фотосы

Пермь краеның Барда районы Үдик (Елпачиха) авылында бертуган Гыйматдиновлар «район Сабан туеннан да зуррак Сабантуй» уздырган. Бәйрәмнәр алып баручы Айрат Ильясов бу Сабан туен шулай бәяләде. Аның сүзләренчә, башта көндезге Сабан туе булган, кичке 21.00дә, халык өйләрендә ял итеп килгәч, тагын бер кичке бәйрәм башланган.

Үдик авылы халкын татар эстрадасының иң популяр җырчылары сөендергән: Салават, Илсөя Бәдретдинова, Ришат Төхвәтуллин, Вадим Захаров, Рифат Зарипов, Раяз Фасыйхов. Тамашаны Айрат Ильясов һәм Әбри Хәбриев алып барган.

Бәйрәмдә Ришат Төхвәтуллин махсус шушы Үдик авылы өчен яздырган «Үдик» җырын да башкарган. Бәйрәм, Казандагы шәһәр көне кебек үк, Салават чыгышы һәм салют белән тәмамланган. Салават белән бер сәхнәдә бәйрәмне оештыручылар да җырлаган.

«Кыскасы, бик шәп булды», – дип, Сабантуй тәмамлану мизгелен күрсәтте Рифат Зарипов.

«Ел саен зур масштабта уздырыла бу Сабан туе. Салют 7 минут барды. Оештыручы егетләргә «афәрин» дип әйтәсе генә кала. Үз халкыбызга мондый бәйрәмнәрне оештырырга һәрвакыт мөмкинчелегебез булсын. Сәламәт булыгыз, эшләрегез гөрләп барсын», – дип язган, бәйрмәнән соң, Илсөя Бәдретдинова төркеме администраторы Гүзәл Карамиева.

Журналист Айзилә Батырханова Үдик авылында яшәүче «милләт шәхесләре»н «Уйнагыз, гармуннар!» тапшыруына да төшергән. Бертуганнарның берсе гармунда өздереп уйный, икенчесе, бик моңлы итеп, «Сулар буйлармын әле» дигән татар халык җырын башкара.

«Бертуган Ильяс һәм Илсаф Гыйматдиновлар! Менә шундый милләт шәхесләре булганда – татар яши! Сезнең белән танышуыма чиксез шат булдым!» – дип уртаклашты Айзилә.

Вадим Захаров белән Рифат Зарипов Үдик авылын биектән дә күрсәтте. Алар Сабан туен оештыручыларның берсе Ильвир абый белән авылны вертолетта очып карап чыккан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100