Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават –Гүзәлем Миңнехановлар кызлары туган көненә «пижамная вечеринка» оештырган – фото

news_top_970_100
Салават –Гүзәлем Миңнехановлар кызлары туган көненә «пижамная вечеринка» оештырган – фото
социаль челтәрдән скриншот

Татар эстрадасы җырчылары Салават һәм Гүзәлем Миңнехановлар кызлары Мәдинә туган көнен үзенчәлекле бәйрәм иткән – «пижамная вечеринка» оештырган. Бу хакта алар социаль челтәрдәге аккаунтларында хәбәр итә.

– Бүген Мәдинәгә 5 яшь һәм бездә «пижамная вечеринка». Кызыбызга озын, бәхетле, сау-сәламәт гомер телибез! Безнең горурлыгыбыз бул, тәүфыйклы, иманлы, мәгънәле бала булып үс! Юлыңда бары тик яхшы кешеләр очрасын, без сине бик яратабыз! Аллаһы Тәгаләнең безгә иң зур бүләге син! – дип язганнар алар.

Халык та котлауларга кушылган: «Мәдинәне юбилее белән! Иң бәхетле сабый булып, тигезлектә үстерергә язсын. Сезгә игелекле булсын, куанычларына сөенеп яшәргә язсын!», «Мәдинушка, туган көнең белән котлыйбыз! Бәхетле, акыллы кыз булып үсүеңне телибез, матур кызыбыз!», «Исән-сау булып, әти-әнине шатландырып яшәргә язсын!» – дигәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100