Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновның зоопаркында нәрсәләр бар?

news_top_970_100
Салават Фәтхетдиновның зоопаркында нәрсәләр бар?

Салават Фәтхетдинов балаларга үзенең ял базасындагы зоопаркына экскурсия оештырган. Аңа моның өчен бик зур рәхмәтләр җиткергәннәр. «Мондый игелекле гамәлне сез булдырсагыз гына инде, балаларны сөендергән өчен, сезне Ходай сөендерсен!» дип язалар аңа.

Салават Фәтхетдинов үзенең «Дубай» бистәсендәге ял йорты турында күптән түгел «Бизнес Онлайн» басмасына сөйләде.

«Мин авылдан киттем, әмма авыл миннән китмәде», – дигән ул журналистларга шәһәр янында авыл тормышы белән яшәве хакында.

Ул ял йортын 10 ел элек төзи башлаган һәм хәзер теләгән һәркемгә ял итәргә мөмкинлек бирәчәген әйтә. Ял йорты ачылышына ул Арча районы Яңа Кенәр авылындагы мөмкинлекләре чикле балаларны чакырачагын әйткән. Җырчы бу интернеттагы балаларга инде күп еллар ярдәм итә.

Ял итүчеләргә зоопарктан тыш мунча, гыйбадәтханә, ашханә, мангал зонасы бар. Салават Фәтхетдинов: «Тору бәясе күпме икәнен белмим, әмма арзан булмаячак. Кем тормышны аңлый, шул килә», – дип белдергән.

«Мине җәмгыять борчый. Без – башка тәрбиядәге кешеләр – өлкәннәрне хөрмәт иттек, әти-әнине яраттык, эшләдек. Хәзер барысы да киресенчә. Мин моның белән килешмим. Миндә депрессия булмый. Бу – киләчәк чире, көчле чир. Кеше иртәгә ни буласын белми, без белә идек. Хәзер бернәрсәне дә планлаштырып булмый, законнар көн саен үзгәрә, салымнар үзгәрә, яшьләр дә үзгәрә. Һәм начар якка үзгәрә – шунысы иң начары. Тел проблемасы бар – татарча, башкортча сөйләшмибез. Шәхси проблема – ул проблема түгел. Ә менә Ватан проблемасы була икән, ул – проблема», – дигән Салават Фәтхетдинов.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 15 июнь 2024
    Исемсез
    Фикеремне язган идем, чыгармадыгыз.. Цензура аша узмадымы соң шунда?
  • 14 июнь 2024
    Исемсез
    Шәхси проблема ничек проблема булмасын инде? Бигрәк тә булышучың, уртаклашучың булмаса. Элек җырлап йөри иде, аерым кайгы кайгы түгел, илгә кайгы килмәсен, дип. Салават әйтте дигәч тә, бөтен сүз дә китап уртасыннан булмас инде. Нишләп малаен җибәрми бер кая да? Ватанпәрвәр сүзләре сөйли белә бит, сүз сөйләп кенә булмый шул әле ул, гамәл кирәк.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100