Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм Фәтхетдиновның зур куанычы бар. Ул шушы көннәрдә тагын бер һөнәр үзләштергән – югары белем турында диплом алган. Рөстәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлаган. Рөстәмне күпләр танылган автоузышчы буларак белә. Ул әлеге спорт төре белән инде балачагыннан профессиональ рәвештә шөгыльләнә, бик күп чемпионатлар җиңүчесе.
Рөстәмнең сөенечле мизгелләре белән социаль челтәрләрдә аның тормыш иптәше Рузия бүлешә.
Рузия белән Рөстәм 2022 елдан бирле бергә. Алар Дамир исемле малай үстерәләр.