Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновның оныгы Дамирны күрсәттеләр. Кемгә охшаган?

news_top_970_100
Салават Фәтхетдиновның оныгы Дамирны күрсәттеләр. Кемгә охшаган?
социаль челтәрләр

Җырчы Салават Фәтхетдиновның килене Рузия социаль челтәрләрдә беренче тапкыр кечкенә уллары Дамирны күрсәтте. Алар хәзерге вакытта бөтен гаиләләре белән диңгез буенда ял итәләр.

«Әйе, без улыбызның йөзен озак вакытлар күрсәтми йөрдек. Ләкин аны федераль телеканалларга хәтле күрсәткәннән соң, яшерүдән мәгънә юк, дигән фикергә килдек. Менә шундый узышчы үсеп килә. Каты күзле кешеләргә әйтәм – безнең гаиләгә күз тими. Без артык көчлебез. Хәзер без 1 атнага ялга, Д витаминын җыярга киттек. Барыгызга да сәламәтлек һәм тагын бер кат сәламәтлек телим. Калганы була аның», – дип яза Рузия.

Рузиянең сәхифәсен карап баручылар Дамирның нәкъ әтисе булуын язганнар һәм гаиләгә матур яллар теләгәннәр.

Рузия белән Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм 2022 елда гаилә корып җибәрде. Узган ел аларның уллары Дамир дөньяга аваз салды.

Бу көннәрдә Рузия Фәтхетдинованың зур куанычы булуы хакында да язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100