Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновның килене белән оныгын бала тудыру йортыннан өйгә чыгарганнар

news_top_970_100
Салават Фәтхетдиновның килене белән оныгын бала тудыру йортыннан өйгә чыгарганнар
социаль челтәрләр

Салават Фәтхетдиновның тагын бер тапкыр бабай, аның улы Рөстәмнең әти булуы турындагы сөенечле яңалыкны хәбәр иткән идек. Бәби дә, яшь әни дә үзен яхшы хис итә, дип әйтергә җирлек бар. Чөнки Рөстәмнең тормыш иптәше Рузия сторисларында үзләрен өйгә чыгарган көннең фотолары белән уртаклашкан. Рөстәм аңа бик зур роза чәчәкләре бәйләме бүләк иткән. Бәләкәчнең үзен ап-ак коконга яткырып куйганнар. «Минем дөньям» дип исемләгән Рузия үзе әлеге фотоны. 

Популяр җырчының улы Рөстәм узган елның августында Казан медицина университеты студенты Рузиягә өйләнгән иде. Яшь парның бәбие 9 май көнне туды. Фәтхетдиновларның нәсел дәвамчысына Дамир дип исем куштылар. 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 май 2023
    Исемсез
    Ростэм узе бала, нэстэгэ аны ойлэндерделэр кочлэп шундый яшь чакта, ничек тормыш алып барачак ул, каян акча алачак ?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100