news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновның элеккеге биючесе шаккатмалы бәрәңге үстергән

news_top
Салават Фәтхетдиновның элеккеге биючесе шаккатмалы бәрәңге үстергән
"Шәһри Чаллы"

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов төркемендә төрле биюләр башкарып тамашачыларны шаккатырган Рәсимә Мөхәммәтшина-Хәйбуллинаның бакчаларында бәрәңге уңышы мул булган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Зур Шилнәдәге бакчаларында ул гаиләсе белән бергә 1 литрлы банка зурлыгында бәрәңге үстергән.

«Без тавык йомыркасыннан да зур бәрәңге гомеребездә алганыбыз юк иде. Быел 14 апрельдә өйдә үргән бәрәңгеләрне 2 кечкенә участокка утырттык. Җиргә бернинди ашлама да кертмәдек. Фәкать барган саен скважинадан салкын су сиптек. Колорадо коңгызы да булмады. Мин уңыш алырга өметләнмәгән дә идем. Бер көннне үзем кыяр, помидор тозлаганда, Дамирга, бәрәңгене алып кара, дигән идем.

Мин мондый эре бәрәңге булуына башта ышанмадым, берара шок кичердем. Фотоларын җибәргәч, бөтен туганнарыбыз, дусларыбыз шаккатты. Орлык сорый башладылар. Нинди сорт икәнен дә белмибез», – дип сөйләгән ул.

«Көз көне Мари бәрәңгесе дә алган идем, Тукай районыннан да бирделәр», – диде Дамир.

«Бу атнада авылга кайтам. Бөтен туганнарга күчтәнәчкә берәр бәрәңге бирермен, дип торам», – диде Рәсимә Хәйбуллина, диелгән хәбәрдә.

Фото: © «Шәһри Чаллы»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар