Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның бүген, 10 авнуст көнне Кәрим Тинчурин театрында узачак концерты күчерелә. Бу турыда җырчының иҗат төркеме социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәләрендә хәбәр итә.
Концерт кичектерелү – республикада матәм көне игълан ителү белән бәйле.
Алынган билетлар үз көчендә кала. Концерт 24 август көнне 19:00 сәгатьтә булачак.