Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновны тәнкыйтьләгәннәр: «Авыл клубындагы кебек хәзер концертларың»

news_top_970_100
Салават Фәтхетдиновны тәнкыйтьләгәннәр: «Авыл клубындагы кебек хәзер концертларың»

Салават Фәтхетдинов мотоцикл иярләгән, артына баянчылары Альфред Якшимбетов һәм Илфат Шәеховларны да утырткан. Җырчы халыкны, әнә шулай үзенчәлекле итеп, үзенең Камал театрында узачак концертларына чакыра.

«Дуслар, безнең репетицияләр башланды. Быел репетицияләр авылда барачак. Ни өчен икәнне беләсегез килсә, Камал театрына килегез. 1 августтан башлап, примерно 18енә кадәр тамашалар булачак. Шунда барысын да күрерсез», – дип, шәп концерт программасы вәгъдә итә ул тамашачысына.

«Примерно киенеп, примерно 18енә кадәр бер килеп, примерно утырып китәргә инде», – дип шаярткан, «примерно» сүзен шундый күп кулланучы остазын Данир Сабиров.

«Талларга кунды сандугач, мин аны эзлиммени. Салават керде күңелгә, җырламый түзиммени. Киләбез!», «Ут» булачак», «Һичшиксез киләбез», – дип яза Салаватның концертын дүрт күз белән көтеп торучылар.

«Салават, тагын ике баянчымы? Яшь малайлар кебек, флешкага язылган көйгә 2 баянчы куеп җырларга. Өченче ел барып күрдем дә күңелем кайтты. Татарның Салаваты бит инде син, институтта профессор. Авыл клубындагы кебек хәзер концертың. Син бит инде мескен түгел, 5-6 кешедән торган оркестр ялламаска, Казан концертларына булса да. Дөрес аңлагыз, мин үзем дә авыл кызы, мәдәният институтын бетермәдем. Ләкин безнең Салават югары булырга тиеш. Бу – минем генә түгел, күпләр фикере», – дип шелтә сүзләре белдерүче ханым да табылган.

Ә сезгә Салават Фәтхетдиновның соңгы еллардагы концертлары ошыймы?

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 15 июль 2024
    Исемсез
    Өченче елгы концерты әйбәт иде, музыкантлары тәк басып торсалар да, Абзыйның җырлавына бәйләнеп булмый. Бөтен почмакларына кереп, чын тырышып җырлый бөтен җырларны. Тәкъдимнәр: игътибар итсәгез күп халык Салават б/н бергә җырлап утыра. Экранга сүзләрен чыгарып, баянга халыкны җырлатырга(попури) тиеш ике баянчы. А то, урысча әйтмешли, без эмоций күтләрен җәеп утыралар.
  • 15 июль 2024
    Исемсез
    Салауат деградациялэгэн тубэн дэрэжэле жырчыга тошеп бетте, ялмыйча фонограммага жырлый торган гади попсовик . Э бит беренче магнит альбомы нинди шэп иде,
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100