Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновны шаккатырырлык бүләк биргәннәр

news_top_970_100
Салават Фәтхетдиновны шаккатырырлык бүләк биргәннәр
"Татар-информ" архивы

Салават Фәтхетдиновны Чаллыда узган концертында Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев бик үзенчәлекле бүләк биреп шаккатырган.

«Хәтерләсәгез, 2000 еллар башында Камал театрындагы концертларыгызда шундый күп бүләкләр чыгаралар иде, Салават абый, сезгә. Аларның күбесе мәгънәсез, әмма шулкадәр кирәкле бүләкләр иде», – дигән Илнур.

«Араларында бик тәмлеләре дә була иде», – дип бүлгән аның сүзен Салават Зәкиевич.

«Салават Зәкиевич, сезне инде берничек тә шаккатырып булмый. Шуңа үзенчәлекле бүләк алып килергә булдык. Нәрсәгә килеп төртелергә белмәгәч, Данир Сабировның сәхнәдә шаярта торган сүзләре искә төште. «Минем кумирларым Салават Фәтхетдинов һәм Айдар Галимовны чагыштырганда, Айдар Галимовның гомеремдә сүгенгәнен ишеткәнем юк, ә Салават абыйның сүгенми калган чагы юк», – ди. Шушы темага багышланган бүләк алып килдек. Ачуланмагыз, зинһар өчен. Һәр ир-атның өендә хатын-кызны кертми торган почмагы була. Шул почмакта файдасы тияр дип уйлыйм», – дип, ул җырчыга «Зәкиич сүгенүханәсе» дигән элмә такта бүләк итә.

«Моннан да үзенчәлеклерәк әйбер күргәнем юк иде. Болар миңа 4 штук кирәк. Хәзер сиңа нәрсә бирергә икәнен уйларга инде», – дип канәгать кеткелдәгән Салават Фәтхетдинов, мондый бүләккә гаҗәпләнеп.

Җырчы шулай ук Чаллы концертларына бөтен гаиләсе – хатыны, балалары һәм оныклары белән бергәләп килүләрен дә әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100