news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов: «Бер төннең озынлыгын белү өчен, минем белән утырып «салырга» кирәк»

Җәй көне татарларны ике зур бәйрәм көтә, беренчесе – Сабантуй, икенчесе – Салават Фәтхетдинов концертлары. Сабантуйлар гөрләп узып та китте, ә Салават абый концертлары башланды гына. Интертат журналисты «Салават әкиятләре»ннән репортаж тәкъдим итә.

news_top
Салават Фәтхетдинов: «Бер төннең озынлыгын белү өчен, минем белән утырып «салырга» кирәк»
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

«Рәис Арчада булганда, бабай Рәис булганда,

метро түгел, трамвайлар да «келтер-келтер» барганда,

Ядкәр абый Хәбибуллин клуб мөдире булганда,

клавишник – улы Нияз бу дөньяга туганда,

Илфатыбыз баяннарын инде шактый тартканда,

Фирзәр үзенә сокланып, мыегын сыпырганда,

Якшимбетов Альфред әле чәчен тарый алганда,

Салават абый концерт куйган ди, шаулап бөтен дөньяга»

Концерт шулай башланып китте. Концертның тематикасы программа исеменә бик туры китереп, уйланып, креатив ясалган иде. Янәсе сәхнә – Салават абыйның китапханәсе, аның сөйләгән сүзләре – «әкият», ә җырчыга бүләк алып килүчеләргә календарь түгел, ә китап.

Салават Фәтхетдинов иң беренче булып «Салават абый» җырын башкарды. Җырчы чыннан да олыгая инде, үзе дә концерт дәвамында моның турында берничә тапкыр шаярткалады: «Минем ике «прописка» бар. Берсе – Казанда, берсе – РКБда», «Элек көзгеләр әйбәтрәк иде, хәзер әллә нәрсә, ямьсез күрсәтә шунда».

Мәзәкләренә килгәндә, оятсыз шаярулары кимегән, әллә шуңа быел күңелсезрәк булды... Юк, мин оятсыз мәзәкләр «фанаты» түгел, тик кичәдә яңгыраган шаяруларның кайберләре инде күптән интернет киңлекләрендә таралган, таныш иде. Бәлки, Салават абыйга бераз берәр «стендапер» белән бергә эшләргә кирәктер... Ә бер караганда, Салават кебек легенда сәхнәгә чыгып, ни сөйләсә дә, халык аңардан күзен ала алмый. Бу – минем «зумерларча» фикерем генә, залдагы бөтен кеше минем кебек интернетта мәзәк карап утырмый бит, аларга кызык булды, көлделәр.

«Концертны соңрак башладык, гафу итәрсез, тик без аны вакытында бетерәбез. Бүген сезне «ярдәмчеләр», «киңәшчеләр» дип атыйсы килә, чөнки программаны сез теләгән җырлар белән төзедек. Бүген сез яраткан җырлар да, мин яратмаган җырлар да булыр. Хәлләремә килгәндә, барысы да исән-сау, Аллаһка шөкер. Йортта да әйбәт, малай үсте, оныклар туа, хатын картая, мин генә яшь», – дип сәламләде тамашачыны Салават абый.

Концертны 1,5 кеше алып барды дип шаяртыйм әле. Берсе – гадәттәгечә Ядкәр Хәбибуллин, икенчесе – буе якынча 1.2 метр булган Филгәт Зыятдинов. Аны үпкәләтеп әйтүем түгел, ул үзе дә буе турында шаяртырга бик ярата. Бу кеше Салават абыйның якташы икән, үзе бик талантлы.

Концертта нибары ике яңа җыр яңгырады – «Мин бәхетсез димә» һәм «Көзгеләр». Икенчесен Салават абыйга «Салкын чәй»не алмаштыра алырдай җыр», – дип, Зөфәр Хәйретдинов тәкъдим иткән. Шунысын әйтә алам – «Салкын чәй»не бернинди җыр алыштыра алмый, бигрәк тә «Көзгеләр». Начар түгел, әмма яшьләргә «кермәс» кебек.

Салават концертында яңгыраган мәзәкләргә тагын бер тукталмый булдыра алмыйм, чөнки алар концертның яртысын диярлек тәшкил иткәндер. Бу очракта Ядкәр абый китап укуны – исерткеч эчемлекләр эчү белән чагыштырды.

«Безнең буын артистлары китап укырга ярата. Мин руль артында барганда китап укыган бер җырчыны да беләм. Аннары аны алты айга китапханәгә яптылар», – дип Ринат Рахматуллин турында «төрттереп» алды ул. Аның бу сүзләреннән соң, сәхнәдә пәрдәдә сурәтләнгән китаплар күземә шешәләр булып ук күренә башлады. «Тик Салават абый китапны чамалап кына укый», – дип өстәде Ядкәр абый соңыннан. Салават абый үзе дә «...бер көннең никадәр озын икәнен сезгә өзелеп көткән кеше әйтер, ә бер төн азмы-күпме икәнен аңлар өчен, минем белән бер төн «салып» утырырга кирәк», – дип шаяртты. Кызык, әмма эчү – мактана торган шөгыль түгел, шуңа бераз «тупойрак, ой, тупасрак» яңгырады (Салават абый бу ике сүзне бутый, аны кабатлап язуым).

Концертта Фирзәр Мортазин, Рәзил Исмәгыйлев, Чулпан Вилданова кебек җырчылар да чыгыш ясады. Салават абыйның шәкертләре Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйлфанова да тамашачыларга үз җырларын бүләк итте. Үткән елны да Салават абый концертына барган идем, анда Алинә Давыдова «Горько» җыры белән театральләшкән номер куйды. Алинә үзе дә матур, вокалы да искиткеч булгач, бик истә калган. Хәзер ул бу театрда эшләми, ә «сольно» карьера төзи, аңа уңышлар теләп калабыз!

Һәр җырчы диярлек, үз концертларында мәңгелек булган «ата-ана һәм балалар» темасына кагыла. Салават абый да искәрмә булмады. Әтисенең 54 яшьтә, ә әнисенең 94 яшьтә дөнья куюларын әйтеп үтте.

Салават абый хатын-кызларга үпкәсен дә белдерде. «Безнең вакытта һәр кызның чәче озын, кайберләренең хәтта җиргә кадәр иде, шампуне булмаса да, чәч булган. Хәзер шампуньнәр бар, кызларның чәче юк», – диде ул. Шул форсаттан, нәни Филгәт залдан кыска күлмәк кигән, озын буйлы, Фәридә исемле бер кызны да алып чыкты. Аңа кадәр «Исеме «Ф» хәрефенә башланган кызга өйләнәсем килә», – дигән иде, тик Фәридәгә буе җиткән микән – билгесез. Әлбәттә, бу кызның сәхнәгә чыгуы алдан ук уйланган иде.

Аннары Салават абый тагын бер-бер артлы мәзәкләр тезеп китте. «Хатын-кыз ир-аттан җиңел генә миллионер ясый ала, әгәр ул миллиардер булса», – диде ул. Тик бу юлы, шөкер, хатын-кыз авызын иске жигули машинасының ишеге белән чагыштырулар булмады.

Ясалма фәһем Салават абыйга да барып җиткән. Аны программага «бәргәннәр» генә: ясалма фәһем Салават абыйны чәчсез һәм мыеклы да иткән, төркемдәге җырчыларны да җанландырып «биеткән».

Бу концертта булып кайткач, шундый фикергә килдем – үткән елгысы кызыграк һәм популяр җырларга баерак иде. Нидер җитмәде кебек булды миңа. Бер караганда, ел саен бер үк җырларны җырлап та булмый инде, тик ишетергә теләгән «Юк, юк», «Ләйсәнгә» кебек җырлар яңгырамагач, бераз күңелем төште. Ә менә Салават абыйның образлары быел күбрәк тә, шәбрәк тә, яшь егетләр кебек үзе.

Салават абый концертны төгәллим генә, дигәндә, Фил (Филгәтне шулай атадылар) җырчы янына барып, «Легендар трио булмый мени», – диде. Бу легендар трио – «Уфтанма», «Салкын чәй», «Мин яратам сине, Татарстан» җырлары иде. Беренче икесен башкаргач, Салават абый: «Элвин Грей кроватендә әйләнеп яткандыр инде», – дип шаяртырга да өлгерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар