Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тарихи фото: Салават Фәтхетдинов һәм Хәния Фәрхи – Хәлил белән Галиябану ролендә

news_top_970_100
Тарихи фото: Салават Фәтхетдинов һәм Хәния Фәрхи – Хәлил белән Галиябану ролендә
https://vk.com/salavat.fathetdinov

Татар эстрадасының легендар җырчылары Салават Фәтхетдинов белән Хәния Фәрхи яшь чакларында төрле район-авыллар буйлап спектакльләр куеп йөргән. Шул вакытлар истәлеге булып, Салават абыйның архивында бер фото сакланып калган. Аны Салават Фәтхетдиновның «ВКонтакте»дагы төркеменә куйганнар. Фотода «Галиябану» (Мирхәйдәр Фәйзи) спектакленең төп геройлары – Хәлил белән Галиябану ролендә Салават Фәтхетдинов һәм Хәния Фәрхи. Салаватның әлеге театраль төркемнең җитәкчесе булуы хакында да язганнар.

Тарихи фото янәшәсенә язылган комментарийлар да кызык.

«Бу фотода Салават кәпәрин түрәсе кебек ята», – дип язып куйган бер ханым. Икенчесен әлеге яңа сүзнең нәрсә аңлатканы кызыксындырган. «Кәпәрин түрәсе кем була ул, нәрсәне аңлата, каян килеп чыккан?» – дип сораган ул аннан.

«Бу әйтемне әнкәй бик еш куллана иде.Башкортстан ягында. Ул аны берәрсенең диванда-фәләндә кәпәреп (җәелеп) ятканын күрсә әйтә иде. «Түрә» сүзен беләсез инде, «башлык», «җитәкче» дигәнне аңлата. «Кәпәрин түрәсе» – эшсез, бер нәрсәгә карамый җәелеп ятучыларның җитәкчесе булып чыга инде.

«Аңладым, рәхмәт. Мин дә Башкортстаннан, тик бу әйтемне беренче ишетүем. «Кәперәеп» дигән сүзне бездә дә әйтәләр, «кәперенмә әле», «кәперәергә ярата» диләр. Тик бездә мәгънәсе аз гына башкачарак – «горур, эре кеше» дигәнне аңлата».

Тагын берсе, «кәпәреп ятса да» Салаватның күзләре моңсу булуга игътибар иткән. Бу – Исмәгыйльнең Хәлилне харап иткән вакыты түгелме икән, дип фаразлаган.

Яшь Хәния Фәрхинең затлы, матур булуы турында да комментарийлар бар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100