Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов хайваннар турында: «Каршы эндәшмиләр, талашмыйлар, бәхәсләшмиләр»

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов хайваннар турында: «Каршы эндәшмиләр, талашмыйлар, бәхәсләшмиләр»
"Татар-информ" архивы

«Татарстан – Яңа гасыр» каналында «Башваткыч» тапшыруы 10 елдан артык үз эшчәнлеген дәвам итә. «Ел саен Яңа ел чыгарылышы өчен махсус тапшыру төшерергә тырышабыз. Аңлавыгызча, Салават абыйны да «Башваткыч» тапшыруы тарихына кертергә булдык бит әле. Ул – үзенчәлекле шәхес, вакытын да, җаен да туры китерү кыенгарак туры килә. Менә бу юлы үзен генә түгел, хәтта утарын да төшереп алдык», – дип язган җырчы, «Башваткыч» тапшыруын алып баручы Рафил Җәләлиев.

Видеода күренгәнчә, ул Салават Фәтхетдиновның утарына килгән.

«Нигә зоопарк, Салават Зәкиевич? Аның тынычлану, хыяллану, аралашу урыны. Кемнәр белән икәнен үзегез күрәсез», – дип сөйли Рафил Җәләлиев.

«Каршы эндәшмиләр, синең белән талашмыйлар бәхәсләшмиләр. Нәрсә бирәсең – шуны ашыйлар. Монда җәй көне матур, чебешләр үсә, өч партия чыга», – дип сөйли Салават Фәтхетдинов утарындагы күпсанлы тавыклар белән таныштырып.

Тавыкларның ниндие генә юк! Кыргавыл (фазан), тавис кошы, куян, үгез, сарык… Алар өчен җаваплы һәм утарны чисталыкта тәртиптә тотучы егет бар.

Салават кулга ияләнгән тавыкларына кәбестә ашата. Җырчы утарда һәр тавыкның кайсы читлектән икәнен дә тәгаен белә. Шул арада берсенә «ник монда кердең инде, бар, бар» дип кисәтү дә ясады.

«Салават абыйның үзен дә уенга чакырасы иде бер… Менә ничек булыр инде», – дип тә язган Рафил Җәләлиев.

«Әйдә, тырышып кара әле, килсен «Башваткычка»; «Чакыргач, килергә тиеш инде» дип язучыларга «Салават абыйны ничек тә күндереп булырга мөмкин әле», – дип җавап биргән алып баручы.

Ә инде мәдәният министры, республика президентын да күрергә теләүчеләрне ышандыра алмаган. «Аларын да күндерергә инде», – дип тә язган берәү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100