Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов Вадим Захаровның яшьлек хыялы турында шаяртты

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов Вадим Захаровның яшьлек хыялы турында шаяртты
Фото: "Татар-информ" архивы

Казанда танылган композитор, баянчы Альфред Якшембетов җырларыннан торган зур концерт узды. Анда 20дән артык җырчы чыгыш ясады. Танылганнар, халык артистлары арасында онытыла язган җырчылар да бар иде. Концертны Рафил Җәләлиев алып барды.

Салават Фәтхетдинов иң ахырдан җырлады. Сәхнә артында чиратын көтеп аруын да әйтте.

«Аллаһка шөкер! Бөтен бала-чага җырлап бетерде. Трамвай туктар алдыннан мин чыгам. Бик шәп карыйсыз, мин дә сәхнә артында тыңлап тордым. Рафилдән «мин кайчан сәхнәгә чыгам инде» дип сорадым. «Менә Вадим Захаров велосипед турында җырлагач», – диде. Кайчан җырлар, дип көттем. Вадим җырлады, соңгы вакытта ул – аның иң яратып җырлаган җыры. Вадим яшь вакыттан велосипедта йөрергә хыялланган. Әмма йөри алмаган, чөнки аны бер велосипед та күтәрә алмый», – дип шаяртып алды Татарстанның халык артисты.

Җырчының хыялын чынга ашырган өчен, Альфред Якшембетовка рәхмәт тә әйтте ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100