news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов Вадим Захаровның туган көненә махсус бүләк ясаган

news_top
Салават Фәтхетдинов Вадим Захаровның туган көненә махсус бүләк ясаган
Фото: "Татар-информ" архивы

Татар эстрадасы җырчыларының концерт сезоны тәмамланды. Әмма Татарстанның халык артисты Вадим Захаров сәхнәдәш дусларын җыеп, «Пащти юбилей» дигән концерт программасын тәкъдим итте.

Анда Салават Фәтхетдинов та килгән. Әлбәттә, буш кул белән түгел.

«Җыр сайларга өйрән — сиңа квадроцикл турында җырларга кирәк, ә син велисопед турында җырлыйсың. Әле сине күтәреп йөртә торган велосипед чыгармаганнар. Шуңа күрә сиңа үзем махсус велосипед эшләттем. Алып чыгыгыз әле», – ди Салават Фәтхетдинов.

Калын тәгәрмәчле бүләк – велосипедка Рифат Зарипов утырып чыга.

«Тапкансыз кемне утыртырга. Тукта, ватасың! Ул синең авырлыкка исәпләнмәгән бит», – дип шаярта Салават абыйлары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар