news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов үзе өчен чын журналист кем булуы турында әйткән

news_top
Салават Фәтхетдинов үзе өчен чын журналист кем булуы турында әйткән
Фото: Салават Фәтхетдиновның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов «ТНВ» каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында булган. Тапшыруны алып баручы Лилия Кадыйрова җырчы интервьюга ризалашканы өчен рәхмәт белдерә.

«Салават абый, тапшыруга килгәнегез өчен рәхмәт, чөнки сезнең журналистларны өнәп үк бетермәгәнегезне беләбез. Куркып кына шалтыраттым, куркып кына чакырдым. Ә бармы сез хөрмәт иткән журналист?» – дип сорады ул.

«Ни өчен минем журналистлар белән бик дуслык юк?! Мин журналист материал геройларына караганда берничә тапкыр акыллырак булырга тиеш дип саныйм. Сәнгать, география, физика, сәясәт, спорт өлкәсен белергә тиеш. Минем мәгънәсез сорауларга җавап биреп утырасым килми бит инде.

Минем, чын журналист дип, Илшат Юнысовичны әйтәсем килә. Менә «ТНВ» каналыннан «7 дней» тапшыруын карагыз. Ул ничек итеп алып бара. Ике телдә дә матур итеп сөйләшә, әйтәсе фикерен җиткерә белә. Менә аның белән бер әңгәмә корып, сөйләшеп утырасым килә. Ул – көчле кеше. Миннән дә көчле кеше булса, миңа тагын да кызыграк.

«Журналист» дигән сүз ул аптыраганнан «кодагый булырга» тиеш түгел. Журналист – зур сүз. Аның дәрәҗәсе бар! Ул – үзе бер власть. «Мин – журналист» дип әйткәнче, бәлки, кайберләрегезгә «журналист» дигән сүзне башкага алмаштырып торырга кирәктер, бәлки, «әңгәмә коручы», «сөйләшәсе килүче», «язып караучы», – дип, үз фикерен белдерде җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар