news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов тормышыннан гадәти бер көн: кош-кортларын карый, йомырка җыя

news_top
Салават Фәтхетдинов тормышыннан гадәти бер көн: кош-кортларын карый, йомырка җыя
Фото: "Татар-информ" архивы

Салават Фәтхетдиновның кызы Лиана әтисенең гадәти бер көнен күрсәтә. Аның видеоларыннан күренгәнчә, концертлар сезонын япканнан соң, җырчы үзенең күп вакытын кош-кортлары, йорт хайваннары янында уздыра. Җырчының зоопаркында нинди генә җан ияләре юк! Мәсәлән, кечкенә ат – понига «Алия» дип исем биргән. «Алия» бер дә тиктормас, ахры. Бау белән йөртергә алып чыккач, кушаяклап чабарга тотына, җырчының маллар карарга ярдәм итүчесе Ихтыяр абыйны чүт кенә сөйрәп китми.

Салават Фәтхетдиновка ниндидер яңа кошлар да алып кайтканнар. Лиана аларны читлеккә җибәргән мизгелне дә күрсәтә. Дөрес, юл үзенекен иткән – кошлар бераз куркынган.

Ул арада Салават Фәтхетдинов бер оя йомырка да җыеп керә. Йомыркалар гади генә түгел, ниндидер аерым төр тавыкныкы – каты кабыклы. Җырчы аларны шунда ук кызына күчтәнәч итеп алырга тәкъдим итә.

Салават Фәтхетдиновның зоопаркында бик матур декоратив куяннар да бар. Күрше читлектә исә тәвә кошы кычкырып җибәрә.

«Кыскасы, биредә күңелле», – дип йомгаклаган үзенең видеорепортажын Лиана.

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 8 июнь 2025
    Исемсез
    Бәхетле кешеләр сирәк була, Салават шуларның берсе. Ул моңа лаек.
  • 7 июнь 2025
    Исемсез
    Салават абый син молодец 👏
  • 6 июнь 2025
    Исемсез
    Болар татарча сойлэшэ белми мени.
  • 6 июнь 2025
    Исемсез
    Нигэ Русса сойлэшэлэр?
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар