Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов: «Татарстанда «ярдәм итә алмыйм» дигән сүз юк. Бездә...»

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов: «Татарстанда «ярдәм итә алмыйм» дигән сүз юк. Бездә...»
видеодан скриншот

Уфада Данир Сабиров белән остазы Салават Фәтхетдиновның беренче уртак концерты узган. Данир концерттагы шаян диалоглар, Салаватның кызык фразаларын Телеграм-каналындагы видеода күрсәтте.

Беренче диалог:

Салават:

Соңгы вакытта, урысларга ияреп, 2 мужик парлап сәхнәгә чыкса, и шуңа халык куана инде.

Данир:

Аллам сакласын. Салават абый, аның әле хәзер кайберләре бездә дә алка тага башлады бит. Мин мәңге алай эшләмәс идем. (Данир сул колагына алка тагып йөри).

Салават:

Әйе шул, как будто, башка тишәр әйбер беткән.

Икенче диалог:

Салават:

Данир, мин менә якташлардан сорадым, синең Уфага бер катышың да юк икән.

Данир:

Нигә катыш булмасын, әни Бакалыныкы минем. Бакалы керәшене.

Салават:

Менә нәрсә соравым иде, бүген – Фәрит Идрисов моннан 33 ел элек язган Башкортстан гимны көне. Ә син үзбәк гимнын беләсеңме?

Данир:

«Учкудук, три колодца».

Салават Зәкиевичның концерт барышында яңгыраган тагын берничә кызык фразасы:

«Безнең Татарстанда «ярдәм итә алмыйм» дигән сүз юк, әйеме? «Не могу помочь» дигән сүз юк. Бездә: «Эх, нигә иртәрәк әйтмәдең аны!» – диләр.

«Тагын берне җырлыйк та, син чәй эчәрсең, мин эчәр әйбер табармын».

Халык бу концертны бик ошатып кайткан.

«Остаз һәм оста. Бик шәп, күздән яшьләр, тушьлар агып бетте»;

«Приколларыгыз кызык булды. Концерт буе шаярттыгыз. «Элвин Грей репетуарыннан «Уфтанма» жырын жырлыйм», – дип тә көлдерде Салават Зәкиевич халыкны.

«Салават бөтен хитларын башкарды. Шәп концерт булды. Данир җырлады да, биеде дә, пародия дә күрсәтте. Безгә бик ошады»;

«Сез икегез дә – ут артистлар. Көлә-көлә, һаман яңаклар авырта. Ике бер-берсенә охшамаган формат – бер сәхнәдә. Рәхәтләнеп ял итеп кайттык», – дип язалар комментарийларда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100