Татартстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов уңайсыз сораулардан да югалып калмый. Уфада җырчы Әнвәр Нургалиев белән бергә куйган концертында ул алып баручы Марсель Мәхмүтовның секс турындагы соравына бик тапкыр җавап кайтара. Марсель әлеге видеоны үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйган.
Хәлләр ничек, Салават Зәкиевич?
Аллаһка шөкер.
Сез канәгать? Чәйне алыштырдык. Тамашачылар кул чаба! Уфа – болай да бик кунакчыл инде ул! Институтта укытулар ничек?
Әйбәт. Аллаһка шөкер, (студентларына ишарәләп) менә укучыларым басып тора.
Авыл гөрли?
Гөрли.
Иҗат та нормально?
Нормально.
Салават Зәкиевич, уңайсыз булса да: «Секс ягы ничегрәк соң?» дип тә сорыйм әле.
Как на олимпиаде!
По-чемпионски?
Ю-юк, 4 елга 1 тапкыр!
Халык җырчының җавапларын бик ошаткан. Бу видео янында «ут» билгеләре калдырганнар. Алай да, араларында: «Картая. Инде мәзәкләре дә – алдан әзерләнгән мәзәкләр», – дип язып калдыручы да бар.