Салават Фәтхетдинов үзенең укучысы Ришат Фазлыйәхмәтов белән куячак концертының репетициясендә үзенең шәкертләренең кушаматларын әйтеп чыккан. Бу хакта җырчыдан, бик кызыксынып, алып баручы Гөлназ Сәфәрова сорашкан.
«Данир – «үзбәк» (Данир Сабиров ), Рифат – «Оренбургский тяж», яки «тяжеловес» (Рифат Зарипов), ә Ришат – «мари» (Ришат Фазлыйәхмәтов)», – дип ачылган Салават Фәтхетдинов.
Гөлназ Сәфәрова: «Ә анысын беләм, Ришатка «мари малае» дигәнегезне ишеткәнем бар. Тагын берәр кызык кушамат юкмы соң?» – дип сораган мизгелдә видео өзелә.
Салават Фәтхетдиновның янәшәсендә басып торган тагын бер шәкерте – Рафил Җәләлиевнең кушаматы нинди икән?