Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов Рифат Зариповка бүләк алып килмәгән: «Безгә хәзер «не по пути»

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов Рифат Зариповка бүләк алып килмәгән: «Безгә хәзер «не по пути»
Видеодан скриншот

Рифат Зариповның 35 яшьлек туган көненә багышланган концерты узды. Аны котларга остазлары һәм иҗатташ дуслары да килгән.

Сәхнәгә котларга Салават Зәкиевич та чыкты. Ул «Узма, яшь гомер» җырын башкарды һәм укучысын котлады.

«Сәхнә артында йөрим, институтка дәрескә барган сыман. Бөтен укучылар җыелган. Әле уйлап тордым, мин беренче концертны куйганда, син тугансың икән. Безнең 35нче сезон, сиңа 35 яшь. Болай 35 яшь өчен әйбәт сакланган инде.

Бүләк алып килмәдем. Хәзер безнең белән сиңа «не по пути». Чират торып чәй эчкәнең бардыр. Мин сине котлыйм, син – иң талантлы укучыларымның берсе. Кайчан да булса, үземнең шәкерттән үрнәк алып, Рифат хәзрәт дип, сезнең янга килергә насыйп булсын. Мөфти булгач… Бар да булыр, син – тырыш кеше. 

Бер нәрсә генә борчый бүген: мин үзем теләгән җырларны җырламыйм. Рифат сорап җырлата. Беренче җырым «Узма, яшь гомер» булды, 35 яшьтә «гомер узган» дип уйлый инде ул. Икенчесе – сез дә туеп беткән, мин дә җырлап арган «Салкын чәй» җыры. Миңа хәтта бер кеше «сәхнәдән тагын бер җырласаң бу җырны, башыңа берәр нәрсә белән бәрәм» диде.

Рәхмәт сезгә шәкертемне зурлап килгәнегез өчен!» – диде Салават Фәтхетдинов «Салкын чәй»не җырлап.

Тамашачы, яраткан җыры турында ишетүгә, җырчыны дәррәү алкышлады. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 апрель 2024
    Исемсез
    Афариннар икегезда!!!??
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100