news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов репетициягә килгән төркемен нәрсәләр белән сыйлый?

news_top
Салават Фәтхетдинов репетициягә килгән төркемен нәрсәләр белән сыйлый?
Салават Камалетдинов

Җырчы Салават Фәтхетдинов социаль челтәрләрдә репетицияләргә килгән төркемен нәрсәләр белән сыйлаячагын күрсәтә. 

«Җәмәгать, бүген көне буе бакчада булдым. Рәхәтләндереп, үз кулларым белән, нәрсә бар – шуны җыеп мендем. Балан җитешкән, помидор, редиска, үзебезнең виноград, алма, көнбагыш, сары слива. Шулчаклы күңелем булды. Менә хәзер цесарка йомыркалары пешерәм, баклажан кыздырам. Ә мичтә өчпочмак пешә, ләкин анысы – хатынның осталыгы. Хәзер егетләр килә дә, репетицияне башлыйбыз», – дип, «тәмле» видео төшергән җырчы.

Салават сәхифәсен укып баручыларны үзенең 19, 20, 21 сентябрь көннәрендә Камал театрында үзачак өстәмә концертларына чакыра. «Башкача Казанда концертлар булмаячак. Килгәннәр үкенмәс. Килә алмаганнар белән алдагы сезонда күрешербез», – дигән ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар