news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов пародия өчен үпкәләүчеләр турында: «Сай фикерле, тар күңелле кешеләр»

news_top
Салават Фәтхетдинов пародия өчен үпкәләүчеләр турында: «Сай фикерле, тар күңелле кешеләр»
Фото: "Татар-информ" архивы

Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов «ТНВ» каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруын алып баручы Лилия Кадыйрованың сорауларына җавап биргән.

Л.К.: 90нчы елларда сез татар эстрадасына килеп кергәч, сезне кабатларга тырыштылар. Сезне кабатлаучыларга ничек карыйсыз?

С.Ф.: Белмим, бу – начармы икән, яхшымы? Кемгәдер ошый икән, кемдер кабатларга тырыша икән, мин моңа сөенәм генә. Димәк, мин шулкадәр начар кеше түгел.

Л.К.: Сез үзегезгә ясалаган пародияләргә дә җиңел карыйсыз бугай?

С.Ф.: Беренчедән, пародияне һәр кешегә ясамыйлар. Күп кеше моны аңламый, талашып-сугышып бетә. Минемчә, бу кешеләр – сай фикерле, тар күңеллеләр. Ничек бар – шулай кабул итәргә кирәк. Миңа ул бар ни, юк ни. Эшләгәннәре өчен дә рәхмәт!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар