Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов «настоящая секретутка» очраткан

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов «настоящая секретутка» очраткан
Фото: «Татар-информ» архивы

Салават Фәтхетдинов төрле хәлләрне үзенчә кызык итеп сөйли. Камал театрындагы концертында ул халыкны, инде үзе әйткәнчә, үзе белән булган хәлне сөйләп көлдергән.

Бер дустым бар, зур начальник инде. «Очрашып сөйләшик әле», – дип шалтыраттым. «Ярар, иртәгә 9га кил», – ди. Мин бит әле 9да әйләнеп кенә ятам. Ничек итсәм иттем, торып бардым. Барсам, киңәшмә бара. Чыкты да: «Чәй эчеп, көтеп кенә тор инде», – дип, секретарь кыз белән безне кертеп җибәрде.

Секретарь кыз татар түгел инде, башка милләт. «Настоящая секретутка» инде. Бөтен җирдә миннән зуррак, шундый матур, чибәр хатын. Әле һаман да эшли ул, һаман да чибәр.

Мин диванда утырам, ул кухня кебек җирдә. Кыска гына итәк кигән, мине мыскыл иткән сыман, иелеп, чәй ясый. Миңа борылды да: «Вы чай будете?» – дип сорады. Мин: «С удовольствием», – дигән булдым инде. «С удовольствием дороже будет», – ди.

Чәйне шулхәтле каты итеп, кап-кара итеп ясаган. Шуннан соң тагын бер мөрәҗәгать итеп: «Девушка, у вас молоко есть?» – дигән булдым. «У меня нет, в холодильнике посмотрю», – ди. Барып, сөт алып бирде.

Чәйне эчеп бетердем дә, тагын нәрсәгәдер эндәшергә булдым. «Девушка, можно вас?» – дигән идем, «А вы сможете?» – ди. Мин дә үземчә кызып киткән булдым: «Как-нибудь уж постараюсь», – дигән булам. «Нет, как-нибудь уж ты постарайся дома с женой, а мне надо как надо», – ди. Шуннан бирле чәй эчкән дә юк, су эчәм, – дип сөйләгән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100