Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов: «Мин бу серне 34 ел буе сакладым...»

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов: «Мин бу серне 34 ел буе сакладым...»
"Татар-информ" архивы

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов тамашачыларына серен ачкан.

«Мин бу серне 34 ел буе сакладым. Хәзер сез барысын да беләсез инде!» –  дип яза ул, август башында Камал театрында узачак концертларының проморолигын куеп.

Реклама ролигында Салават һич көтелмәгәнчә бик текә супергерой образында.

«Многие думают, что S - это супермен. Альфред, кайда костюм? Кайда костюм дим? 

А на самом деле, S – это Салават», – ди җырчы. 

Менә шулай, S хәрефенең нәрсә аңлатканын белмичә йөргән булсагыз – белегез. Салават хәтле Салават әйткәч, дөрестер инде.

«Супер Салават!», «Каламбия пикчерз булган бу!», «Мощь, абзый», «Әлфридне попугайга әверелдердеңмени?», «С – это сандугач. Берәр креативрак әйбер уйлап табарга иде», «Голливуд ял итә» , «Бу Әлфрид абыйга Алла ярдәм бирсен. Гомер буе аңа эләкте бугай инде», – дип яза Салаватның дуслары. Роликның русча булуына аптыраучылар да бар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100