news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов: «Малайлы булдык!»

news_top
Салават Фәтхетдинов: «Малайлы булдык!»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Салават Фәтхетдиновның оныгы туган дип хәбәр иткән идек. Әти-әни булулары турында бүген иртән җырчының улы Рөстәм белән килене Рузия социаль челтәрләрдә язды.

Бәхетле бабай – Салават Зәкиевич та  яшьләрдән калышмаган. Куанычы белән уртаклашып ул: «Малайлы булдык! Рөстәмнең улы туды. Дүртенче тапкыр бабай булдым», – дип язып куйган. Тәрәзәдән булса да бәби күрергә дип Фәтхетдиновлар туганнары, дуслары белән җыйнаулашып, бала тудыру йорты каршына барганнар.

Салават Фәтхетдиновны виртуаль дуслары, тамашачысы әлеге сөенечле вакыйга белән ихлас котлыйлар. «Салават абый, сезгә Җиңү көненә чын бүләк булган бу»,- дип язалар. 

 

Фото: © Салават Фәтхетдиновның ВКонтактедагы төркеменнән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар