Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов: «Мактаулы исемнәр үләр алдыннан кемгә кирәк?»

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов: «Мактаулы исемнәр үләр алдыннан кемгә кирәк?»
Фото: видеодан скриншот

«ТНВ» каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруын алып баручы Лилия Кадыйрова Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, мәдәният министрының киңәшчесе Салават Фәтхетдиновны кунак итеп чакырган.

Л.К.: Менә хәзер мактаулы исемнәрне бик иртә бирәләр, дип еш кына әйтә кайберәүләр. Сез үзегез ничек карыйсың моңа?

С.Ф.: Сезнең белән өлешчә килешәм. Нәрсә ул атказанган исеме? «Татарстанның атказанган артисты» исеме халыкның игътибарын, мәхәббәтен яуласаң, дөрес җырласаң, татарча җырласаң, бирелә. Нигә аны алмаска? Нигә аны кызганасың? Ул – үсеш, канат.

Элек артистка үләр алдыннан исем, фатир биргәннәр. Ник кирәк аның икесе дә ул вакытта? Ул бит бүген кирәк. Шунда балалар үсәргә тиеш. Атказанган исемен бирү өчен Мәскәүгә барырга кирәкми. Аны бит үз президентыбыз, министрыбыз хәл итә. Халык артистларыннан 1-2 резенция җитә. Шуны жәлллибез. Иртәрәк әле, дип.

Бер тапкыр миннән: «Сез «Татарстанның халык артисты» дигән исемне бик иртә алдыгыз, сезгә оят түгелме?» – дигән формада сорады бер журналист кисәге. Беләсегез килсә, мин бер исемне дә, медаль-орденны да «бирегез әле» дип сораганым юк. «Сезне шундый бүләккә тәкъдим иттеләр, шундый документлар кирәк», – диделәр.

Шуннан «сездән алдан килгән кешеләр дә алмаган бит әле» дигән теге журналистка әйттем: «Ул бит чират белән, исемлек белән бирелә торган әйбер түгел. Апа, (ул вакытта миңа апа булгандыр инде) ул миңа 70 яшьтә («пип-пип» дип әйтә җырчы) нигә кирәк ул миңа?»

Лаеклы булсаң, 30-35 яшьтә бирсеннәр. Балаларың, туганнарың сөенер, ул бит – бер стимул. Аннан куркырга ярамый. Ләкин дөрес итеп, лаеклы кешегә бирергә кирәк.

Комментарийлар (5)
Калган символлар:
  • 13 гыйнвар 2025
    Исемсез
    Ния язганны чыгармыйсыз?
  • 13 гыйнвар 2025
    Исемсез
    Руслан Кирамутдинов тере тавышка жырлый торган монны халык ярата торган артисты,ялагайлана белми ,туры сузле,шуна бирмилэр,дореслек юк бит инде,команда туплап бер концерт куймаганнарда,даже бу нинди артист икен бердэ ишетелмэгэн диеп уйлап утырасын,шулар барда Ат казанган.
  • 12 гыйнвар 2025
    Исемсез
    Фикер язабыз !Нигэ удалять итэсез???Кирэкле коментариялар язабыз э сез чыгармисез ???Нэрсэдэ сэбэб????
  • 12 гыйнвар 2025
    Исемсез
    Вот именно лаеклы кешегэ,нишлэптер лаексызларга олэшэлэр шул.Доресоек булмаганга жан эрни.
  • 12 гыйнвар 2025
    Исемсез
    Бик дэрес сэйлисез, э эшлэмисез.Минем Руслан Кирамутдиновка ни эчен бу кенгэ кадэрбирмилэр? Халык сорый, сез ишетмисез.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100