news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов концертында көтелмәгән хәл булган

news_top
Салават Фәтхетдинов концертында көтелмәгән хәл булган
"Татар-информ" архивы

Бу көннәрдә Камал театры сәхнәсендә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның 36нчы сезон концертлары бара. Ләкин мондый тамашалар вакытында көтелмәгән хәлләр дә килеп чыга шул. Җырчының кичәге концертында, техник төзексезлек аркасында, экрандагы тавыш туктап калган. Бу хакта социаль челтәрдә Салават Зәкиевичның концертын карарга килгән җырчы Гөлназ Шәрипҗанова яза.

«Концерт башында ук техник кыенлыклар килеп чыкты. Бар кеше дулкынлана. 7-10 минут тавышсыз утырдык. Бөтен кеше кул чаба башлады. Ләкин егетләр тиз арада барысын да хәл иттеләр», – дип сөйләгән Гөлназ.

Гөлназ – Илсур Шәрипҗановлар, сәхнәгә күтәрелеп, җырчыга баллы күчтәнәч тә бүләк иткәннәр.

Сүз уңаеннан, Салават Фәтхетдинов концертын карамыйча һәм аңа күчтәнәч бирмичә калган артист бармы икән ул?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар