«Татарлар дөньясы» «Телеграм» каналы Салават Фәтхетдиновның 35нче сезон концертына әзерләнгән видеосын чыгарган. Бу ни дәрәҗәдә дөрес – анысын «Телеграм» канал хуҗалары беләдер, әмма видеода концертка әзерләнү атмосферасы ачык күренә.
Укучылар әзерлекне төрлечә бәяли.
«Салават әфәндегә афәрин!»;
«Бик матур җырлый, барабыз концертка»;
«Үзе җырламый»;
«Фонограммаларын ташласалар, мин дә барыр идем»;
«Фонограмманы яздырган бит инде»;
«Яше бар бит. Фонограммасыз җырлый алмый инде», – дип язалар.
Сез ничек бәялисез? Барырга җыенасызмы концертына?