news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Салават абый, коляскамны алып бир әле» – Җырчы коляскадагы блогерга ярдәм иткән

news_top
«Салават абый, коляскамны алып бир әле» – Җырчы коляскадагы блогерга ярдәм иткән
Фото: "Татар-информ" архивы

Салават Фәтхетдинов изге гамәлләр эшләвен дөньяга таратып йөрмәсә дә, аның көндәлек тормыштагы андый адымнары турында социаль челтәрләрдә сөйләп торалар.

Әле шушы көннәрдә генә Татарстанның халык артисты блогер, эшмәкәр, аяклары йөрмәүче Миләүшә ханым Зариповага ярдәм иткән. Ул аңа машинасыннан коляскасын алып биргән. Җырчы белән блогер якташлар да булып чыккан.

«Машинада утыра идем. Урамда беркем юк. Салават абый китеп бара. «Салават абый, коляскамны алып бир әле», – дим. Менә күрешергә туры килгәч, дөнья түгәрәк. Аллаһының рәхмәте яусын», – дип сөйли блогер, коляскасын алып килгәнен видеога төшереп.

Салават Фәтхетдинов исә Миләүшә ханымның рәхмәтенә каршы «рәхмәт» дип елмаеп тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар