news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов иң ябык дусты турында сөйләп көлдергән

news_top
Салават Фәтхетдинов иң ябык дусты турында сөйләп көлдергән
"Татар-информ" архивы

Салават Фәтхетдинов үзенең концертларында халыкны бер дусты турында сөйләп көлдергән.

«Кунакханәгә килеп җиттек тә, нәрсәдер алып менәргә кушып, беренче катка төшереп җибәрдем мин моны. И көтәм, и көтәм – юк. Аптырап төшеп киттем. Урамга чыгып китеп адашмасын, дип. Төшсәм, лифт төбендә басып тора. «Нишләп торасың?» – дим. «Лифт эшләми», – ди. «Нишләп эшләмәсен», – дим. Кердек тә, бастык та , менеп тә киттек. «Бәтәч, монда да лифт көч белән бара икән», – ди», – дип сөйләгән ул.

Әлеге видеоны җырчының рәсми төркеменә куеп, халыкка Салават Фәтхетдиновның кем турында сөйләвен чамаларга тәкъдим иткәннәр.

Әлбәттә инде күпчелек, биредә сүз җырчының иң ябык дусты, шәкерте Рифат Зарипов турында бара, дигән фикергә килгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар