
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов гаиләсенең куанычлы көннәре. Аның оныгы Хәят, 9 сыйныфны уңышлы тәмамлап, аттестат алган.
Кызының чыгарылыш кичәсе мизгелләре белән социаль челтәрләрдә аның әнисе Лиана Җәләлова уртаклаша. Әле аттестатын алырга сәхнәгә күтәрелгәндә, Хәят кызык хәлгә дә тарыган – аның туфлие төшеп калган.
«Минем Хәятым бөтенләй көлкеле булмаган очракларда да безне көлдерә белә. Аттестатын алганда, «Золушка» туфлиен югалтты», – дип көлеп яза Лиана бу хакта.
Хәят «Адымнар» полилингваль мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлады. Әлегә укуын мәктәптә дәвам итәчәк. Әнисе Лиана Хәятнең, 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Мәскәүгә актерлык осталыгы факультетына укырга керергә җыенуы хакында әйткән иде.